Логотип Идель
Яңалыклар

Пациентларның хәле әйбәт

Лайнердан килгән барлык кешенең дә хәле әйбәт, дип хәбәр итә Республика йогышлы авырулар хастаханәсе. Әлеге хакта “Татар-информ” язып чыкты.

Лайнердан килгән барлык кешенең дә хәле әйбәт, дип хәбәр итә Республика йогышлы авырулар хастаханәсе. Әлеге хакта "Татар-информ"  язып чыкты.

Diamond Princess лайнерыннан Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы. Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, хастаханәгә китерелгән сигез кешенең сәламәтлеге хакында әйткәндә, барысының да температуралары нормада. Аларга көн саен лаборатор контроль үткәрелә. Барлык пациентларның да хәле яхшы. Алар өчен хастаханәдә барлык уңайлы шартлар да тудырылган.
“Пациентлар белән эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренең дә сәламәтлеге контрольдә. Табибларның кирәкле барлык шәхси саклану чаралары да бар, пациентларның бөтенесе дә медицина күзәтүе астында”, - дип белдерде Марат Гатауллин.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Кытай, коронавирус, Русия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев