«ПЕЧӘН БАЗАРЫ» - ӘЛМӘТТӘ!
29-30 августта Казанның Иске Татар бистәсендә "Печән базары" гөрләтеп уздырылган иде. "Идел" журналы да әлеге чарага барып кына калмады, кызыклы видеорепортаж да төшерде.
29-30 августта Казанның Иске Татар бистәсендә "Печән базары" гөрләтеп уздырылган иде. "Идел" журналы да әлеге чарага барып кына калмады, кызыклы видеорепортаж да төшерде.
Сезне яхшы хәбәр белән сөендерергә ашыгабыз - "Печән базары" Әлмәттә дә уздырылачак!
5 сентябрь көнне кара алтын каласында зур бәйрәм — Шәһәр көне үтәчәк. Бәйрәмнең милли рухын арттырып, үзәк урамда «Печән базары»ның кече форматы — «Печән базары: Әлмәт белән танышу» дигән чара уздырабыз! - дип яза Бөтендөнья Татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.
Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе ярдәмендә оештыра. Программа белән түбәндәрәк таныша аласыз:
ДИЗАЙН-МАРКЕТ (Ленин урамы, 16)
12:00-20:00 Утызга якын дизайнер катнашында дизайн-маркет, татар милли стилендәге товарлар
УКУ ПАРКЫ: НӘШРИЯТЛӘР КҮРГӘЗМӘСЕ
12:00-20:00 «Юлбасма» @yulbasma , «Китап», «Таткнигоиздат» һәм «Рухият» фонды нәшриятлары күргәзмәсе
ЛЕКТОРИЙ
12:00-12:45 Татарча хюгге: татар бәхете турында беренче электрон китап презентациясе. Спикер — «Че гуглит татар кызы» төркеме авторы, Әлмәт кызы Динара Зиннәтова
13:00-13:45 Шигъри слэм Әлмәт драма театры артистлары
14:00-14:45 Провинция архитектурасы, яшәеше һәм мәдәнияты турында лекция. Спикер — @guzeltatar Гузәл Әхмәтгәрәева, Яр Чаллы шәһәрендәге URBANTATAR берләшмәсе вәкиле
15:00-16:00 Әлмәт шәһәре татар берләшмәләре белән спичинг
КОНЦЕРТ (Ленин ур., 16)
ЭКСКУРСИЯЛӘР
13:00 Наталья Кислицина - «Әлмәт - җәннәт: көн».
15:00 Лилия Симонова - «Әлмәт - җәннәт: Шәһәр орнаментлары».
17:30 Альбина Нургалиева - «Әлмәт - җәннәт: кич» (татар телендә).
БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ
12:00-18:00 Татнефть мәктәбе: өстәл уеннары, иҗади мастер-класслар, сенсорика, өстәл уеннары, иҗади мастер-класслар.
«Идел» журналы 16+
Теги: печән базары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев