-
ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР! Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.
-
ЧУЛПАН ЙОСЫПОВА ӘНИ БУЛГАН! Котлыйбыз! Җырчы Чулпан Йосыпованың бәби көткәнен белә идегез бит?
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3 Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
-
ИЛСӨЯР ИКСАНОВАНЫҢ БАЛАЧАК ХЫЯЛЫ НИНДИ БУЛГАН? Илүсәбез кайчандыр шагыйрә белән интервью да эшләгән булган икән!
ПЕНСИОНЕРЛАРГА - ӨСТӘМӘ 15 МЕҢ
Россиядә коронавирус пандемиясе чорында өлкән буын гражданнарына ярдәм буларак, 15 мең сум күләмендә бервакытлы түләүләр кертергә тәкъдим иттеләр. Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хәмзәев Россия премьер-министры Михаил Мишустин исеменә хат юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россиядә яшәүчеләрне риск төркеменә эләккән өлкән кешеләргә һәм пенсионерларга ярдәм итү мәсьәләсе борчый. Пенсионерларның даруларга гына да уртача чыгымнары 4 мең сумга артты. Күпчелек пенсионерларның өстәмә керемнәре юк, пенсия акчасына гына яшиләр», — диелгән Солтан Хәмзәев хатында.
Аның сүзләренчә, пандемия вакытында пенсионерлар йогышлы авыруларны кисәтү өчен дарулар сатып алырга акча тотарга мәҗбүр була. Алар чыгып йөрмәскә һәм табиб киңәшләрен дә үтәргә тиеш.
«Шул сәбәпле, гражданнар мөрәҗәгатенә һәм Россия гражданнарына адреслы ярдәм күрсәтү тәҗрибәсенә нигезләнеп, һәр пенсионерга бер тапкыр 15 мең сум күләмендә адреслы ярдәм күрсәтү механизмын эшләүне сорыйм», диелгән бу мөрәҗәгатьтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз