-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫ БУЕНЧА email-курслар УЗАЧАК Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган “Ислам буенча финанс белеме 3.0” email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә.
-
БҮГЕН ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНУЫ КӨТЕЛӘ Төнлә республика буенча урыны белән томан төшәчәк.
-
БЫЕЛ ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "ПАНОРАМА" КИНОФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК Татарстанда туган телләр айлыгы башланып китте.
-
Исерек 3 кешенең гомерен өзгән Исерек водитель гаебен таныган. Ләкин...
-
ЗИНИРА РАМАЗАНОВА ТОРМЫШЫН НӘРСӘДӘН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРМИ? Бүген популяр җырчы Зинира Рамазанованың туган көне!
-
Идәнгә төшкән пилмәнне кәстрүлгә салып укучыларга ашаткан Хәзер ашханәгә яңа хезмәткәр эзлиләр.
-
АВАРИЯДӘ ДҮРТ АЙЛЫК БАЛА ҮЛГӘН... Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән.
ПЕНСИОНЕРЛАРНЫҢ ӨСТӘМӘ КЕРЕМЕН ТИКШЕРӘЧӘКЛӘР
Хөкүмәт пенсионерларның өстәмә керемен, «төньяк» өчен өстәмә түләү алучыларның исә яшәү урыннарын да тикшерергә ниятли. Шулай ук башка илләрдә яшәп Россия пенсиясен алучы пенсионерларны да тикшерәчәкләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты «Кеше капиталын үстерү» Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец сүзләренчә, тикшерүләр пенсия системасының торышына уңай йогынты ясарга тиеш. Пенсияне артык түләү һәм түләп җиткермәү буенча да хилафлыклар бар.
«Шуннан соң пенсия түләүнең дөреслеге җентекләп тикшереләчәк. Ни өчен дигәндә, бер яктан, гражданнар пенсия түләүләренең билгеле бер өлешен алып җиткерми, икенче яктан, Пенсия фондының чыгымнары арта», — дип искәртте ул.
Эшне яшәү минимумыннан да кимрәк акча алучыларның пенсиясенә өстәмә түләүләрне гамәлдән чыгару өчен өстәмә керемнәрне тикшерүдән башлаячаклар.
Шулай ук төньяк төбәкләрдә югары пенсия алучыларның яшәү урынын һәм ышаныч язуы буенча башка кешеләрнең кем өчен пенсия алуын да тикшерәчәкләр. Әгәр пенсионер башка илдә яшәсә, ул үзенең исән икәнлеген раслау өчен елына бер тапкыр Россия консуллыгына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз