Логотип Идель
Яңалыклар

Пенсия артачак

80 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр өчен пенсия фиксацияләнгән түләүнең 100 проценты күләмендә артачак.

    80 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр өчен пенсия фиксацияләнгән түләүнең 100 проценты күләмендә артачак, дип яза tatar-inform.tatar. Бу "Иминият пенсияләре турында"гы закон нигезендә чынга ашырылачак. 

     ЛДПР депутатлары Дәүләт Думасына пенсиягә өстәмә акча түләү яшен 80нән 75 яшькә кадәр киметү турындагы закон проектын тапшырды. Проект авторлары искәртүенчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 75 яшьлек кешеләрне өлкәннәр рәтенә кертә. Күп кенә илләрдә аларга өстәмә акча түлиләр һәм өстәмә социаль ярдәм күрсәтәләр.

    Кыскасы, Закон проектын кабул итү 75 яшькә җиткән кешеләрне тагын да лаеклырак тормыш дәрәҗәсе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ә кабул ителгән очракта, закон киләсе ел башыннан үз көченә керәчәк.

фото: пиксабай.ру

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев