-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
Казанда булачак Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынга нигез ташы салынды Җәмигъ мәчете элеккеге «Кырлай» аттракционнар паркы территориясендә төзеләчәк. Әлегә проект та, исем дә сайланмаган, киләчәктә дини корылманың 10 меңнән дә ким булмаган кешене сыйдырачагы гына билгеле.
-
Тинчурин театры үзенә Тинчурин исеме бирелгән көнне искә ала Моннан 34 ел элек Тинчурин исеме бирелүне искә алу уңаеннан Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда укучылар өчен халык язучысы Рабит Батулла Тинчурин иҗатына багышланган дәрес уздырган.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
"Пенсиягә кадар озак әле" яки Татарстанда 40 меңгә якын кеше пенсиягә чыкмаячак
"Пенсиягә чыккач" дигән сүз шаяру гына булып калыр, мөгаен. Пенсиягә чыгарга санаулы еллар калгач кына башка вәзгыять килеп чыга: Татарстанда 40 меңгә якын кеше пенсиягә чыкмаячак.
Бу хакта Андрей Кузьминга "Татар-информ" агентлыгы өчен биргән интервьюда РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде. Кыскасы, 2020 елда пенсия реформасы нәтиҗәсендә 40 мең татарстанлы пенсиягә чыкмаячак. "Без ел саен пенсиягә якынча 60 мең кешене чыгардык. 2019 елда пенсиягә 27 мең кеше чыкмады,ә 32 меңнән артык кеше пенсия ала башлады. Ә быел 20 мең кеше чыгачак", - диде Эдуард Вафин.
Бу 2018 елда тәмамланачак күчеш чоры белән бәйле икән.
Сүз уңаеннан, Татарстанда Пенсия фонды органнарында барлыгы 1 млн 146 мең кеше исәптә тора.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз