Логотип Идель
Яңалыклар

Пермь университетында атыш оештырган егет чыннан да берни хәтерләмиме?

Пермь университетында атыш оештырган Тимур Бекмансуров аңына килгән. Ул бер кешелек ВИП-палатада ята, чөнки биредә аны күзәтеп торуы җиңелрәк.

Пермь университетында  атыш оештырган Тимур Бекмансуров аңына килгән. Бу хакта, Пермь краеның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып, LShot телеграм-каналы хәбәр итә. Яшьтәшләрен атып үтергән вәхши табибларга, янәсе, бер нәрсәне дә хәтерләмәве, гомумән, хәтерен югалтуы турында әйткән.

Ул бер кешелек ВИП-палатада ята, чөнки биредә аны күзәтеп торуы җиңелрәк. Полиция хезмәткәрләре, янәсе, үтерүче янына һәлак булганнар яки зыян күргәннәрнең туганнары килергә җыенуы турында ишеткәч, сакны көчәйткән. Хәзер анда дистәдән артык полиция хезмәткәре дежур тора.

Бекмансуров ята торган катка бер кешене дә кертмиләр. Палатасының тәрәзәләренә пленка ябыштырып куйганнар.

Егет әле һаман авыр хәлдә. Аңа ясалма бөер куярга кирәк булачак. Шәһәр хастаханәсе табибларына  үтерүченең гомерен саклап калырга тырышу бурычы куелган.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X