Логотип Идель
Яңалыклар

Пермьдә атышта һәлак булучыларның туганнарына бер миллион сум түләнәчәк

Пермьдә атышта һәлак булучыларның туганнарына миллион сум түләнәчәк.

Пермьдә атышта һәлак булучыларның туганнарына миллион сум түләнәчәк. Бу фаҗигадә яраланучылар 500 мең сум алачак. Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин шундый йөкләмә биргән.

Төбәк Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, югары уку йорты терриитотриясендә һөҗүм вакытында имгәнгән затлар 100 мең сум алачак.

«Атышта һәлак булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум түләнәчәк, ә яраланган кешеләргә 500 мең сум биреләчәк. Шулай ук имгәнүчеләр 100 мең сум алачак. Бу акча Пермь крае Хөкүмәтенең резерв фондыннан түләнәчәк», диелгән хәбәрдә.

Бүген, 20 сентябрьдә, Пермь университеты территориясендә бер студент атыш оештырган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре 18 яшьлек атучыны зарарсызландырган һәм тоткарлаган.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев