Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    ПИРОТЕХНИКА ТЫЕЛА

    Татарстанда быел 20 декабрьдән башлап 2021 елның 10 гыйнварына кадәр пиротехника эшләнмәләре куллану тыелачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.

    «2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертергә», — диелә документларда.

    Янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда 1-3 класслы куркынычка ия пиротехника куллану тыелачак. Бенгаль утлары һәм шапылдаткычларга гына искәрмә ясала.

    Петарда һәм фейерверкларны сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплекслары чигеннән 500 метр ераклыкта, шулай ук торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыгы объектлары, халык күпләп җыела торган урыннар һәм автомобиль юлларыннан 50 метрга кадәр чикләрдә куллану тыелачак.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)