-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Пицца - Маргарита
9 февраль - Халыкара пицца көне. Әлеге ризыкны пешерүдә һәр илнең үз кулинар өстенлекләре бар. Әйтик, берәүләрнең яраткан ризыгы - борщ, кайберәүләрнеке - камырлы ризык булса, ә кемнәрдер аеруча пиццаны ярата. Пицца - итальяннарның милли ризыгы буларак популярлык казанды. Бүген бу кулинария "шедевры"н яратучылар яраткан ризыкларының туган көнен бәйрәм итәләр. Ә без Маргарита пиццасын пешерергә булдык.
Ингредиентлар:
Он - 250 г
Коры чүпрә - 10 г яки 1/3 пакет
Шикәр (тәм өчен)
Тоз (тәм өчен)
Зәйтүн мае
Помидор - 2 данә
Сыр - 150 г
Базилик яфрагы 12 данә
Зәйтүн мае - (эчлек өчен) 3 аш кашыгы
Тоз, борыч (тәме буенча)
Камыр. Чүпрә, шикәр һәм 2 аш кашыгы җылы суны бергә болгатабыз. Он өстәп, өстен сөлге белән каплыйбыз һәм 30 минутка җылы урынга куябыз.
Камырга 125 мл җылы су өстәп, йомшарганчы басабыз. Ул кулга ябышырга тиеш түгел. Аннары соң яңадан сөлге белән каплап, бер сәгатькә җылы урынга куябыз. Камыр ике тапкырга зураерга тиеш. Ике өлешкә бүләбез.
Эчлек. Помидорларны 1 минутка кайнар суга салып, кабыгын чистартабыз. Помидор һәм сырны шакмаклар итеп кисәбез. Духовканы 230 с. кадәр җылытабыз.
Камырны 28 см диаметрлы итеп кисәбез, зәйтүн мае белән майлыйбыз һәм он сибәбез. Камырга помидор, сыр тезәбез һәм тоз, борыч сибәбез, зәйтүн мае сылыйбыз. 15-20 минут пешергә куябыз. Әзер пиццаны сыр, базилик яфраклары белән бизибез.
Тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз