Логотип Идель
Яңалыклар

Үпкәңдә яман чир булмасын дисәң, тәмәкеңне ташла!

31 май – Халыкара тәмәкедән баш тарту көне буларак билгеләп үтелә.

31 май – Халыкара тәмәкедән баш тарту көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге уңайдан бүген ТР психиатр-нарколог, Татарстан Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий һәм югары категорияле табиб-онколог, Республика клиник онкология диспансерының хирургы Артур Гыйльметдинов журналистлар белән очрашты. 

“Никотинның кеше организмына китергән зыяны, сәламәтлекне какшатуы турында һәрдаим яңгырап торса да, тәмәке тартучылар саны кимеми. Ел саен  6 млн кеше тәмәке тарту аркасында килеп чыккан сәбәпләрдән дөнья куя. Бу санга тәмәке аркасында килеп чыккан янгын фаҗигаләре дә керә. 600 мең үлем очраклары пассив тәмәке тарту аркасында. Ягъни кешеләр үзләре дә теләмичә зәһәр төненне сулап, килеп чыккан теге яки бу сырхаулардан, дигән сүз. Социологик тикшерүләр күрсәткәнчә,  халыкның 3 тән бер өлеше тәмәке куллана. Шунысы аянычлы соңгы вакытта хатын-кызлар арасында әлеге яман гадәт популярлаша бара”, - ди Степан Криницкий.


 Тәмәке төтене составында 30 төрле агулы матдә барлыгы мәгълүм. Шушы матдәләр организмда үпкә яман шеш  кебек куркыныч чирләр китереп чыгара. Шунысы да аянычлы тәмәке тартучы үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәге тартмаучыларның исәнлекләрен дә какшата. 


Россия территориясендә 2013 елдан федераль канун эшли башлады. Аны соңгы утыз елда кабул ителгән иң уңышлы закон дип атыйлар. Биредә тәмәке җитештерүче компанияләрнең эшчәнлеге контрольгә алына, тикшерелә. Яшьләрне ялган юл белән тәмәке сатып алырга кызыктыру, этәрү алымнары катгый басым астында тотыла. 


Артур Гыйльметдинов журналистларга тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан сырхаулар турында сөйләде. Үпкәдәге яман шеш авыруыннан башка да, тәмәке тартучылар организмында сырхаулар барлыкка килүен ассызыклады. Шунысы да мөһим тәмәкедән баш тартырга беркайчан да соң түгел, табиплар белдергәнчә, үзенчә ихтыяр көче тапканнарның икенче көнне үк канга кислород килүе яхшыра, бер атнадан соң битләре алсулана башлый, ризыкның тәмен тою сәләте кайта.

Кем дә кем белгечләргә мөрәҗәгать итеп яман гадәтеннән котылырга теләсә түбәндәге номерга мөрәҗәгать итә ала 272-36-74.
 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев