Логотип Идель
Яңалыклар

ПЛЯЖЛАРНЫ ЯҢАРТКАННАР

Әлегә коронавируска каршы 208нче карар буенча пляжларда ял итү рөхсәт ителмәгән. Әмма моңа да карамастан, яр буйларын буш дип атап булмый...

Әлегә коронавируска каршы 208нче карар буенча пляжларда ял итү рөхсәт ителмәгән. Әмма моңа да карамастан, яр буйларын буш дип атап булмый...

Өстәвенә, быел Казанда Комсомол һәм Зур Аккош күле пляжлары яңартылган һәм алар ачылачак. Аларны водолазлар тикшергән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Реконструкциядән соң Зур Аккош күле, Комсомол пляжлары һәм "Кече Аккош күле“ ял итү урыны ачылачак. Анда пляж зоналары уңайлы һәм имин ял итү өчен заманча җиһазландырылган", — дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Шулай ук «Локомотив», «Тирән күл», «Зур Аккош күле», «Комсомол» пляжларын, Җиңү паркындагы «Зөбәрҗәт күл» янындагы ял итү урыннарын ачылырга әзер, әмма алар барысы да санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшыру белән генә эшли башлаячак.

Кайчан эшли башлар дигән сорауга җавап бирүе кыен, чөнки массакүләм ял итү объектлары коронавируска бәйле тыюларны йомшартуның 3нче дулкынында гына булачак. Ә бу көн 10 июльдән дә иртәрәк башланмаячак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев