Логотип Идель
Яңалыклар

«ПОЛИЦИОНЕР». МУЗЫКАЛЬ КОМЕДИЯ.

«Полиционер» спектакленең премьерасы 19, 20 ноябрьдә булачак. Башлана — 18:30 сәгатьтә.

К.Тинчурин исемендәге татар Дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыга музыкаль комедия әзерли. 

«Полиционер» әсәренең авторы - Илгиз Зәйниев, режиссеры - Туфан Имаметдинов. Рәссам - Екатерина Галактионова (Мәскәү), композитор һәм дирижер - Ильяс Камал;, хореограф - Марсель Нуриев, ут кую буенча рәссам - Николай Романов (Санкт-Петербург). Спектакль театр оркестры белән бергә куела.

Катнашучы артистларга килгәндә, алар:

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты - Зөфәр Харисов;

Татарстанның халык артисткасы - Зөләйха Хәкимҗанова;

Татарстанның атказанган артистлары - Ренат Шәмсетдинов, Алмаз Фәтхуллин, Рөстәм Гайзуллин, Харис Хөснетдинов, Гөлчәчәк Хафизова, Зөлфия Вәлиева, Гөлназ Нәүмәтова, Гүзәл Гайнуллина һәм яшь артист Эдуард Никитин катнаша.

«Полиционер» спектакленең премьерасы 19, 20 ноябрьдә булачак. Башлана — 18:30 сәгатьтә.

фото: ТИ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев