Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БЕРЕНЧЕ МЕДИТАЦИЯ КАНАЛЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ “Идел” журналының YouTube каналы аутотренинглар яздыра башлады. Күбегезнең медитация файдасы турында ишеткәне бардыр. Хәзер аны татар телендә дә тыңлап булачак. Йокысызлыктан тилмергән, нерв системасы какшаган кешеләргә әлеге видео тынычланырга ярдәм итәчәк.
      152
      0
      0
    • БИШ ТАТАРСТАНЛЫГА ВЛАДИМИР ПУТИН ОРДЕН ТАПШЫРАЧАК РФ Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы указны имзалады. Анда Рафис Борһанов, Ләйлә Фазлыева, Андрей Поминов, Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар билгеләп үтелгән.
      226
      0
      0
    • БИСТӘЛӘРНЕ КЕМ ЧИСТАРТЫР? Казан яны бистәләрендә яшәүчеләр, теләкләре һәм үз техникалары булса, урамнарны кардан чистартып, акча эшли ала.
      215
      0
      0
    • ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ ӨЧЕН 36 МИЛЛИОН СУМ Бәйрәмне 25 декабрьдә сәгать уникедән 19.30га кадәр үткәрергә планлаштыралар.
      208
      0
      0

    ПОЛИЦИЯ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕНӘ 88 ЯҢА МАШИНА

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә 88 яңа автомобиль ачкычы тапшырды. Кичә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан яңа автомобильләр тапшыру тантанасы булды.

    Фото: Елена Сәләхова

    Шулай итеп, «УАЗ»лар пост патруле хезмәткәрләренә, «Нива» — полициянең участок уполномоченныйларына, «Шкода» автомобильләре ЮХИДИ инспекторларына тапшырылды.


    Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте һәм аларга яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Республикада тотрыклылык күбесенчә сезнең эшегезгә бәйле. Бүген Татарстан безнең илдә лидерларның берсе булып тора һәм күп күрсәткечләр буенча үрнәк», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

    Миңнеханов быелгы ел Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен коронавирус вазгыяте аркасында катлаулы булуын әйтте. Шуңа да карамастан, полиция хезмәткәрләре куелган барлык бурычларны да үтәде. «Республикабыз хокук саклау органнарының җайга салынган системасы ярдәмендә без тотрыклы хәлне саклап калуны дәвам итәбез», — дип өстәде Татарстан Президенты.


    Татарстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин, үз чиратында, Эчке эшләр органнарының яхшы эшенә республика җитәкчелегенең ярдәме зур булуын, полиция хезмәткәрләренә заманча җиһазлар һәм яңа автомобильләр бирелүен билгеләп үтте.

    «Республикабыз җитәкчелегенең безнең эштә матди-техник җиһазланышның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлавы бик яхшы. Мондый ярдәм нәтиҗәсендә безнең министрлык, безнең полиция иң яхшы шартларда эшли», — диде Хохорин. Ул, катлаулы ел булуга карамастан, полиция хезмәткәрләренең җинаятьчелек үсешенә юл куймаганлыгын искәртте. «Фатир урлау, талау, урам җинаятьчелеге — бу җинаятьләр саны кими», — диде ведомство башлыгы.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ