Помидорны кая куярга белмәүчеләргә 3 шәп рецепт!
Помидорлар бик тәмле, ләкин уңдырышлы булса ашап бетереп булмый. "Идел" журналы помидорларын кая куярга белмәгәннәр өчен иң җиңел һәм тәмле 3 рецепт тапты.
Помидорлар бик тәмле, ләкин уңдырышлы булса, ашап бетереп булмый. "Идел" журналы помидорларын кая куярга белмәгәннәр өчен иң җиңел һәм тәмле 3 рецепт тапты.
Какланган помидор ничек тә ашала. Ашка да, боткага салырга да, болай ашарга да ярый. Бик тәмле.
Помидорны юып, корытып, 6 тигез кисәккә бүләргә кирәк. Ара калдырып духовкага фольгага тезәргә. Өстенә тоз, борыч, бераз гына рәйхан (базилик) сибәргә. Духовканы иң әкрен утка куярга һәм 3-4 сәгать, әледән-әле карап торып, какларга. Алданрак кипкән кисәкләрне алып куярга.
Какланган помидорларны банкага тутырып, зәйтүн мае салып куярга.
Тагын бер яхшы ашала торган һәм кирәкле продукт: кетчуп!
Кирәк булачак:
5 кг помидор
500 гр суган
500 гр алма
100 мл 9 процентлы аш серкәсе
1 чәй кашыгы кипкән канәфер (гвоздика)
500 гр шикәр комы
2 аш кашыгы тоз
1 чәй кашыгы дарчин (корица)
3 чәй кашыгы ачы борыч
Помидорны һәм алмаларны юабыз. Алманың төшләрен алабыз, дүрткә бүләбез, Помидор һәм суганны да дүрткә бүләбез. Барысын бергә иттарткычтан чыгарабыз. 2-2,5 сәгать, куерганчы пешерәбез. Пешеп чыгарга ярты сәгать кала, тоз, шикәр комы, башка тәмләткечләрне салабыз. 15 минут кала, аш серкәсе өстибез. Стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырабыз.
Кетчуп яратмаучылар, ләкин томат пастасын күп җирдә кулланучылар өчен томат пастасы рецепты:
Помидорларны юабыз һәм дүрт өлешкә бүлеп чыгабыз да кәстрүлгә тутырабыз. Бер аш кашыгы чамасы су салып, әкрен утка куябыз. Томатлар йомшарырга тиеш. Помидорлар пешеп чыккач, аларны вак сөзгечтән чыгарабыз. Бу процесс кабыгыннан һәм орлыкларыннан арындыру өчен кирәк. Килеп чыккан сокны плитәгә әкрен утка куеп кайнатабыз, болгатып торырга онытмыйбыз. Үзегезгә ошаган куелыкка кадәр кайнатабыз. Тоз, борыч өстәргә була.
Томат пастасыннан сок ясау өчен бераз гына су кушарга кирәк.
«Идел» журналы 16+
Теги: аш-су
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев