-
ТУКАЙ ИҖАТЫ ТУРЫНДА ГАЛИМНӘР ФИКЕРЕ 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
-
Путин тагын акча бирә - 10ар мең сум! Бу ярдәм ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләр өчен булышачак
-
«ЧӘК-ЧӘЙ» фестивале чәкчәк ясаучыларны бәйрәмгә чакыра «Чәк-Чәй» III Бөтенроссия гастрономия фестивале 1 майда Болгар музей-тыюлыгында оештырылачак.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
-
Яшь татар рәссамы Руслан Ибраһим язучы Нурихан Фәттахның өендә нишләп йөри? Боларны һәм тагын 20 сорауга җавапны бу видеодан белә алырсыз.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
Популяр җырчы Лэйна нәрсә турында хыяллана?
Балкып килүче яшь “йолдыз” Лэйнаның Татарстан турындагы «Малай на белом Барсе» клибын бер тәүлек эчендә 1 миллионнан артык кеше караган. Башкаручы яңа композициясен ВКонтакте битендә тәкъдим итте һәм ул чын мәгънәсендә «вирус»ка әверелде. Чөнки санаулы минутлар эчендә барлык социаль челтәрләргә таралды. Бу көннәрдә җырчы үзе дә редакциябездә кунак булып китте. Бик ягымлы, сөйкемле хәтта бераз самими кеше булып чыкты үзе.
Популяр җырчы белән әңгәмә кордык.
– Лэйна, син яңа гына балкып килүче “йолдыз”, күпләр иҗатыңны белеп тә бетерми. Шуңа күрә үзең белән таныштырып кит әле.
– Мин үземне «йолдыз» диюләрен яратмыйм, чөнки, йолдыз ул – матур итеп балкый да, бик тиз сүнә. Ләкин мин тиз генә сүнәргә теләмим. Үз тыңлаучыларымны яңадан-яңа җырлар һәм клиплар белән шатландырасым килә. Миңа 19 яшь, туган ягым Кукмара. Мин гап-гади гаиләдән, әти-әниләрем сәхнә кешеләре түгел.
– «Лэйна» бу үз исемеңме яисә псевдониммы?
– Хәзер инде үз исемем. Элеккеге исемем – узган тормышым. Искечә эндәшүләрен бөтенләй дә яратмыйм, ул исем белән мине бары тик хатирәләр генә бәйли. Яңа исемемне әниемә багышлап алдым. Ул – Ләйлә. Ә мин – Лэйна.
– Күптән түгел генә синең “Малай на белом Барсе” дигән клибың чыкты. Һәм ул бер тәүлек эчендә 1 миллионнан артык караучы җыйды. Син шатмы? Нинди хисләр кичерәсең?
– Әле дә ышатып бетә алмыйм. Андый цифрлар булыр дип уйламаган да идем. Мин бик бәхетле!
– Бу вакытта үзең кайда идең?
– Клипны интернетка элеп бер сәгать тә узмады, аны 50 мең кеше карарга өлгерде. Бу вакытта мин Кукмарада әниләр янында идем. Авырып яткан вакытым. Интернеттагы комментарияларны, репостларны күрдем дә Казанга киттем. Саннарның минутлап үскән вакытын командам белән бергә күзәтәсем килде. Бу бит безнең уртак җиңү. Клипны әти-әни дә бик ошатты. Әниемә бигрәк тә, чөнки клип башында мин татар халык костюмыннан, андый күлмәкне ул аеруча да ярата. «Кызым, син шундый матур!» – дип сокланып карады.
– Бүгенге көндә нинди проектлар өстендә эшлисез? Халыкны нәрсә белән шаккатырырга уйлыйсыз?
– Бер танылган җырга авторлык хокукы алдык. Әлегә нинди җыр булуын әйтми торабыз. Озакламый интернет челтәрендә күрерсез, ишетерсез. Бүгенге көндә "Малай на белом Барсе" җырын татарча тәрҗемә итәбез. Аның клибы булмаячак, радио өчен яздырабыз.
– Артист буларак иң зур хыялың?
– Берәр сериалга саундтрек язу.
– Сине белеп, яратып өлгергән тыңлаучыларга нинди теләкләрең бар?
– Без барыбыз да – адәм балалары. Бер-беребезне рәнҗетмәсәк иде. Барыбызның да йөрәге, хис-тойгылары бар. Син кемнедер кимсетсәң, иртәгә үзеңне дә шул хәл көтәргә мөмкин. Шуңа күрә бер-беребезне хөрмәт итеп яшик.
Әңгәмәнең дәвамын "Идел" журналында укыгыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз