Логотип Идель
Яңалыклар

ПРЕЗИДЕНТ ЕГЕТЛӘРНЕ АРМИЯГӘ ОЗАТТЫ

Рөстәм Миңнеханов хәрби хезмәткә китүче егетләр белән күреште. Чара республиканың «Патриот» спорт-патриот һәм яшьләрне армиягә әзерләү үзәгендә узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов хәрби хезмәткә китүче егетләр белән күреште. Чара республиканың «Патриот» спорт-патриот һәм яшьләрне армиягә әзерләү үзәгендә узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.

Республикадан Мәскәү, Мурманск һәм Саратов хәрби частьләренә Татарстаннан 82 егет китте. Республика үз бурычын намуслы башкаручылар белән горурлана, диде Рөстәм Миңнеханов.

 

«Татарстанлылар югары әзерлек, мотивация, дисциплина һәм бөтен авырлыкларны җиңү алу белән һәрвакыт дан тотты», — диде ул һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларның батырлыкларын истә тотарга өндәде. 

Татарстан Президенты хәрби хезмәт узучы солдатлар белән дә видеоэлемтә аша аралашты. Әңгәмәдә Мәскәүнең Преображенский полкында, ракета кораблары һәм катерлар бригадасында, Севастопольдә һава һөҗүменә каршы 31 нче дивизиянең зенит-ракета полкында хезмәт итүчеләр һәм башкалар катнашты. Анда Яр Чаллы, Түбән Кама, Биектау, Саба һәм республиканың башка районнарыннан киткән егетләр хезмәт итә.

Рөстәм Миңнеханов хәрби частьләрдәге вазгыять турында кызыксынды, шулай ук татарстанлыларның ничек хезмәт итүе турында да сорашты. Татарстан хәрби частьләр белән шефлык элемтәләре булдыруга зур игътибар бирә — 50 дән артык килешү төзелгән.

«Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Республикага әйләнеп кайтуыгызны көтәбез!», — диде Татарстан Президенты командованиегә, Татарстан солдатларына һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларга мөрәҗәгать итеп. 
 

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев