Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    ПРЕЗИДЕНТ ГРАНТЫНА БӘЙГЕ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ. КАТНАШАСЫЗМЫ?

    2021 елга мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә республика Президенты грантлары конкурсында катнашу өчен гаризаларны 23 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгына тапшырып була. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

    Конкурс республиканың әйдәп баручы иҗат коллективларының иҗади проектларына ярдәм итүгә һәм аларны кызыксындыруга юнәлтелгән. Конкурста Татарстан Республикасының иҗат коллективлары — театр, музыка, хореография сәнгате һәм кинематография өлкәсендә кимендә 10 ел эшли торган мәдәният оешмалары катнаша ала.

    Аларның төбәктә театр, музыка, хореография сәнгате һәм кинематография үсешенә өлеш керткән өчен җәмәгатьчеклек танылуы алуы һәм бүләкләре булуы (катнашучыларның бөтенроссия, халыкара конкурс, фестиваль дипломнары һәм бүләкләре булырга тиеш) шарт итеп куелган.

    «Грантларның гомуми күләме елга 339 358,4 сум тәшкил итә», диелгән хәбәрдә.

    Гаризаларны түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 113 бүлмә. Тулырак мәгълүматны Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында укып була.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ