Логотип Идель
Яңалыклар

ПРЕЗИДЕНТ ИРТӘСЕ НИЧЕК БАШЛАНА?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең иртәсе ничек башлануы турында сөйләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең иртәсе ничек башлануы турында сөйләде. Ул иртәнге күнегүләр ясарга да, республика телеканалларына күз йөртеп чыгарга да өлгерә икән. Бу турыда ул “Татмедиа” АҖ журналистларына хәбәр итте.


Аның иртәсе сәгать 5тә башлана: “Иртән торам, физкультура белән шөгыльләнгәндә “Мәйдан” яки ТНВ каналларын кабызып куям”.
Президентыбыз хәбәрләрне генә түгел, “Башваткыч” кебек тапшыруларны да карарга ярата икән.
Аннан соң инде Рөстәм Миңнеханов эшкә керешә. Һәр иртә үзенең эш бүлмәсеннән төшерелгән фото белән татарстанлыларга “Хәерле иртә!” теләргә дә өлгерә әле ул.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Рөстәм Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев