-
ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР! Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.
-
ЧУЛПАН ЙОСЫПОВА ӘНИ БУЛГАН! Котлыйбыз! Җырчы Чулпан Йосыпованың бәби көткәнен белә идегез бит?
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3 Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
-
ИЛСӨЯР ИКСАНОВАНЫҢ БАЛАЧАК ХЫЯЛЫ НИНДИ БУЛГАН? Илүсәбез кайчандыр шагыйрә белән интервью да эшләгән булган икән!
Президент катнашындагы көрәш. Изге Болгар җыены җиңүчеләре

Бүген Шәһри Болгар каласында узган Изге Болгар җыены кысаларында тарихта беренче тапкыр көрәш ярышлары да оештырылды.
"Безнең максат - җыен кунакларына татар халкының көрәшен күрсәтү, - дигән Россиянең Көрәш федерациясе спорт директоры Илнар Галиев "Татар-информ"га. - Ислам динендә көрәш - сөннәт гамәл. Татар халкының гасырлардан килә торган көрәш ярышын мөмкин кадәр күп кеше күрергә, белергә лаек. Хәзер көрәш шактый популярлаша бара. Болгар җыены кунакларына бу ярышларны күзәтү кызык булыр дип уйладык".
Әлбәттә, беренче коймак бәлки төерле дә булгандыр, катнашучылар саны да артык күп түгелдер, әмма милли көрәшебез шушы изге җирдә урын алган икән, моңа сөенергә генә кирәк. Шунысы да бар, ярышларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә олуг кунаклар да тамаша кылды. Президентыбызның көрәшне кызыксынып күзәтеп утыруын да, соклануын да чамаларга була. Эш шунда ки, ул үзенең Инстаграмдагы аккаунты аша татар көрәшен меңләгән халыкка, шул исәптән, Россия, дөнья дәрәҗәсендәге кешеләргә дә күрсәтеп барды.
Җиңүчеләргә килгәндә, 70 кг.га кадәр авырлыкта беренче урынны Ислам Фәлахов яулады. Икенче урында - Илнар Муллахмәтов. 90 кг.га кадәр авырлыкта Булат Әхмәдиев - беренче, Илмир Төхвәтуллин - икенче. Авыр үлчәүдә Лениз Абдуллин - җиңүче, Дамир Адиятуллин икенче. Җиңүчеләрнең тулы исемлеген соңрак хәбәр итәрбез.
Фото һәм видеоларны Рөстәм Миңнеханов аккаунтында карарга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз