Президент Владимир Путинны 2 миллионга якын сорауга күмделәр
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 30 июньдә 12.00 сәгатьтә халык сорауларына “Туры элемтә” аша җавап бирергә кереште.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 30 июньдә 12.00 сәгатьтә халык сорауларына “Туры элемтә” аша җавап бирергә кереште. Президент тәүге мәртәбә Россия гражданнары белән туры эфирны 2001 елда үткәрде. Монысы 18нче эфир, пандемия сәбәпле, узган ул телевизион аралашу оештырылмады.
Владимир Путин сорауларга җаваплар бирә башлар алдыннан 2019 елдагы туры элемтәгә 1 миллионга якын мөрәҗәгать алынганлыгын искә төшерде. Ул вакыттагы сорауларның һәм күтәрелгән мәсьәләләрнең инде 500 меңе чишелеш тапкан. Быелгы “Туры элемтә”нең дә эфир вакытында нибары 70-80 сорауга гына җавап биреп өлгереп булачагы турында искәртелде, ә “Мәскәүгә. Путинга” дип 2 миллионга якын мөрәҗәгать юлланган.
Беренче сорауның коронавируска кагылышлы булуы табигый. “Вакцина ясату ирекле, дип әйтелде. Ләкин, Мәскәүдә ул мәҗбүригә әверелә бара”.
Владимир Путин:
-—1998 елдагы иммунитетны саклау турындагы закон кысаларында оештырыла.
Россиядә локдаун булырмы?
Владимир Путин:
— Локдаун булмасын өчен аерым категория гражданнарга вакцина кадау уздырыла да инде. Локдаун вакытында кешеләрнең керемнәре кими, икътисад түбәнгә төшә башлый. Россиядә хәзергә 23 миллион кеше вакцина ясатты. Дүрт вакцина кулланыла.
Президентның вакцина ясатуы ник җәмәгатьчелеккә күрсәтелмәде?
Владимир Путин:
—Мин февраль аенда вакцина ясаттым. Ул вакытта Эпиваккорона һәм Спутник-V вакциналары иде. Миңа вакцина ясауның видеосын җәмәгатьчелеккә күрсәтү дөрес гамәл түгел дип саныйм. Башка җиргә укол кадасалар анысын да күрсәтергә кирәкме? Әйтмәскә киңәш иткәннәр иде инде, әлбәттә. Мин Спутник-V вакцинасы ясаттым, армиядә дә шуны ясыйлар, мин-Башкомандующий бит.
Вакцинадан соң да коронавирустан авырыйлар, имеш. Сез бу турыда нәрсә әйтерсез?
Владимир Путин:
— Мин үзем дә төрле имеш-мимешләр ишетәм. Эпидемия юк, аны илләр җитәкчеләре үзара сөйләшенеп күрсәтә, имеш. Мондый ялган таратуларга ышанырга ярамый. Коронавирус хроник авырулары булган кешеләргә, өлкән яшьтәгеләргә куркыныч. Вакцина ясаткан кешеләрнең 10 процентка якыны коронавирус йоктырып авырый, ләкин алар авыруны җиңелрәк үткәрәләр. Якыннарым һәм янәшәдәге хезмәттәшләрем коронавирустан авырды, авыруны җиңел кичерделәр. Кызым вакцина ясатты, аның температурасы 37,5 булды. Вакцина ясатудан температура гына күтәрелә, бары шул гына.
Медотвод белешмәсе булган кешегә вакцина мәҗбүриме. Баш тартса, аны эшеннән азат итә алалармы?
Владимир Путин:
—Медотвод белешмәсе булган кешене эшеннән азат итү закон бозу санала.
Украина ни өчен “Россиягә дус булмаган илләр” исемлегенә кертелмәгән? Зеленский (Украина Президенты Владимир Зеленский) белән очрашып сөйләшәчәксезме?
Владимир Путин:
— Украина халкы Россиягә дошман түгел. Украиннар белән руслар-бер халык. Яһүдләр бердәмлекнең кадерен белә, алар өчен Африкадан килгән яһүд тә үзләренеке. Рус халкын урта гасырлардан ук бүлгәләргә тырышканнар. Украинаның бүгенге җитәкчелеге генә безгә дус түгел. Украинада “руслар төп халык түгел” дип закон чыгардылар. Руслар анда гомер-гомергә яшәгән, бу хәвефле закон. Зеленский үз иле белән башкалар идарә итүенә юл куя. Украинага кагылышлы карарлар Вашингтонда, Берлинда һәм, кайчак, Парижда кабул ителә. Зеленский белән нәрсә турында сөйләшергә мөмкин?
Чыганак: Шәһри Казан
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев