Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1889
      0
      6

    ПРЕЗИДЕНТЛЫККА 5 КАНДИДАТ БАР

    Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика Президенты вазифасына тагын дүрт кандидатны теркәде. Быел тавыш бирү өч көн (11-13 сентябрь) дәвам итәчәк. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Әйтик, Үзәк сайлау комиссиясенең 113нче киңәшмәсе кысаларында Коробченко Олег Владимирович («Үсеш партиясе»), Михеев Альмир Александрович («Гадел Россия»), Вәлиев Альфред Рәкыйп улы («Россия коммунистлары»), шулай ук Сурчилов Владимир Валерьевич (ЛДПР) ТР Президенты вазифасына кандидат таныклыклары алды.

    «Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатлар теркәү өчен тәкъдим ителгән документларны карагач, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аларның «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукы гарантияләре турында“гы федераль закон һәм ТР Сайлау кодексы таләпләренә туры килүен билгеләде», — дип искәртте республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

    Кандидатларның һәркайсы «минималь фильтр»ны узды — муниципаль депутатларның үзләрен яклап куелган ким дигәндә 5 процент имзасын җыйды. Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия» партиясе кандидаты буларак) республика Президенты вазифасына кандидат сыйфатында иң беренче булып теркәлде. Ул кандидат таныклыгын 24 июльдә алды. Шунысын да искәртик: быел тавыш бирү өч көн (11-13 сентябрь) дәвам итәчәк. Аларның соңгысы бердәм тавыш бирү көне санала.

    Чыганак: Татар-информ

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу