Логотип Идель
Яңалыклар

Принц Татарстанда нишләгән?

Архитектура буенча абруйлы халыкара премиягә нигез салучы принц Кәрим Ага Хан IV бүген Татарстанга киләчәк.

Архитектура буенча абруйлы халыкара премиягә нигез салучы принц Кәрим Ага Хан IV бүген Татарстанга киләчәк. Галиҗәнаб Кәрим Ага Хан республикада шимбәгә кадәр калырга, Болгарны, Казан Кремлен һәм архитектура буенча халыкара премия ияләрен бүләкләү тантанасында катнашырга планлаштыра. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Галиҗәнаб принц Кәрим Ага Ханның Казанга килүе көтелә. Аны Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алачак”, - диделәр матбугат хезмәтендә. Принц инде мәмләкәтебездә икенче көн. Ул Татарстанны бик ошаткан.

Чарада катнашучыларны Принц Кәрим Ага Хан сәламләде. "Монда булу минем өчен зур горурлык, зур мәртәбә. Дини кыйммәтләребезне саклавыбыз бик мөһим. Минем өчен бу чарада катнашу зур бәхет. Марка бөтен җиһанда тынычлыкны саклау өчен мөһим. Рәхмәт", - диде.

Кәрим Ага Хан премиясе тапшырылу уңаеннан махсус почта маркасы (премия логотибы сугылган марка) 150 мең данә күләмендә әйләнешкә керә.

Җомга көнне принц архитектура өлкәсендә Ага Хан халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашачак. Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак. Анда лауреатлар һәм мәртәбәле кунаклар, шул исәптән Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов та чакырылган.

  • Ага Хан IV тарафыннан гамәлгә куелган архитектура өлкәсендә дөньядагы иң зур бүләкләрнең берсе быел 6 финал проектлары һәм Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү буенча киңкүләмле программа арасында тапшырылды. Республика бүләк фондының алтынчы өлешен — якынча 166 мең доллар алачак дип көтелә. Бу акчаларның бер өлеше республикага ислам архитектурасы өлкәсендә экспертларны җәлеп итүгә тотылачак.

tatar-inform

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев