Логотип Идель
Яңалыклар

“Пушкин картасы”на - 5 мең сум

“Пушкин картасы”н алучы 14-22 яшьтәге егет-кызлар быел 1 сентябрьдән дәүләт хисабына музейларга, театр һәм башка мәдәни учакларга йөри башлады. Картага барлыгы 3000 сум салынды.

“Пушкин картасы”н алучы 14-22 яшьтәге егет-кызлар быел 1 сентябрьдән дәүләт хисабына музейларга, театр һәм башка мәдәни учакларга йөри башлады. Картага барлыгы 3000 сум салынды. Киләсе елда аны инде 5000 сумга җиткерү ниятләнә. Ул яшьләр арасында мәдәниятне популярлаштыру максатында гамәлгә кертелде.

“Пушкин картасы”н алу өчен “Госуслуги.Культура” мобиль кушымтасында теркәлергә кирәк. Виртуаль карта бу. Әмма аны “Почта Банк” бүлегендә пластик карта итеп ясату мөмкинлеге дә бар.

Мәдәни чараларга билетларны “Госуслуги.Культура” кушымтасында һәм “Культура.РФ” порталында сатып алырга  була.

Хәзерге вакытта илебездә 13 миллион егет-кыз әлеге картадан файдалана ала. Программаны оештыручылар – Россия Мәдәният, Цифрлы үсеш министрлыклары, “Почта Банк” акционерлык җәмгыяте һәм Mail.ru Group.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев