Логотип Идель
Яңалыклар

Путин белән туры элемтә алдыннан россиялеләрне борчыган темалар аталды

Туры элемтә 30 июньдә Мәскәү вакыты белән 12:00дә узачак. Үз сорауларын гражданнар  call-үзәккә юллыйлар. .

Медицина темасы Россия президенты Владимир Путинга юлланган сораулар арасында өстенлек итә, дип хәбәр итә "РИА-Новости”  "Россия 24" телеканалына сылтама белән. Үз сорауларын гражданнар  call-үзәккә юллыйлар. Россия халкы яңа чикләүләрне көтәргәме, булганнары кайчан бетереләчәк дип кызыксыналар, шулай ук прививка ясату кампаниясе турында сораулар бирәләр. 

Гражданнарны медицина темасыннан тыш, икътисад, пенсия һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре борчый. 

Туры элемтә 30 июньдә Мәскәү вакыты белән 12:00дә узачак. 

Беренче тапкыр Владимир Путин белән туры элемтә 2001 елда үтте. Шул вакыттан ул ел саен диярлек (2004, 2012 һәм 2020 еллардан тыш) ватандашлар белән бу форматта аралаша. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Владимир Путин туры элемтә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев