Логотип Идель
Яңалыклар

Путин: Донбасс, Запорожье һәм Херсон кешеләре Россия гражданнары була

Дәүләт башлыгы «Без Киев режимын 2014 елда ук башланган сугышны кичекмәстән туктатырга һәм сөйләшүләр өстәле артына кире кайтырга чакырабыз», — диде.

«Луганск һәм Донецк, Запорожье һәм Херсонда яшәүче кешеләр безнең гражданнар булалар. Гомерлеккә», - диде  РФ Президенты Владимир Путин ЛНР, ДНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кушу турындагы шартнамәләргә кул кую тантанасында.

Шулай ук дәүләт башлыгы «Без Киев режимын 2014 елда ук башланган сугышны кичекмәстән туктатырга һәм сөйләшүләр өстәле артына кире кайтырга чакырабыз», — диде.

23-27 сентябрьдә Донецк һәм Луганск халык республикалары, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән азат ителгән территорияләр Россия составына керү турында референдумнар үткәрделәр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев