Логотип Идель
Яңалыклар

Путин Ураза бәйрәме турында: "Мин республикада бу бәйрәмгә ничек карауларын беләм"

Хәзер барлык мөселманнар өчен изге Рамазан ае бара. Быел ул 24 апрельдә башланып, бу атнада, 23 майда тәмамланачак. Мин республикада бу бәйрәмгә ничек карауларын, гореф-гадәтләрне ничек саклауларын беләм

     РФ Президенты Владимир Путин Русия мөселманнарына Ураза бәйрәмен өйдә билгеләп үтәргә киңәш итте. Бу хакта ул Дагыстан җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән киңәшмә барышында әйтте, дип яза ТАСС.

  - Хәзер барлык мөселманнар өчен изге Рамазан ае бара. Быел ул 24 апрельдә башланып, бу атнада, 23 майда тәмамланачак. Мин республикада бу бәйрәмгә ничек карауларын, гореф-гадәтләрне ничек саклауларын беләм, - диде президент.

   Ул мөселманнарны, коронавирус пандемиясе аркасында, Ураза бәйрәмен өйдә билгеләп үтәргә чакырды. Моннан тыш, зур компанияләр белән күмәк намазлардан һәм традицияләрдән баш тартырга кирәк. 

  Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру көннәрен билгеләү турындагы Указны имзалады.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев