Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    QR-КОДЛАР СИСТЕМАСЫ ТАРАЛА...

    1 декабрьдән QR-кодлар системасы Калмыкия, Орел, Чиләбе, Омск өлкәләрендә, Хабаровск краенда һәм Сочи курорт-шәһәрендә эшли башлый, дип хәбәр итә РИА Новости.

    Төбәкләр мәҗбүри рәвештә QR-код күрсәтергә кирәк булган урыннарны үзләре мөстәкыйль рәвештә билгели.

    12 ноябрьдә РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына җәмәгать урыннарына, шулай ук тимер юл һәм авиатранспортта йөрү өчен QR-кодлар кертүне күздә тоткан ике закон проектын кертте.

    Реклама

    Беренче документ гражданнар массакүләм чаралар үткәрү урыннарына, мәдәни учреждениеләргә, җәмәгать туклануы һәм ваклап сату объектларына прививка ясату турындагы QR-код яки кешенең коронавирус авыруы кичерүен яки вакцинациядән медицина каршылыгы булуын раслый торган документ (медотвод) күрсәтеп керә ала.

    Икенче инициатива тимер юл һәм авиатранспортта шәһәрара һәм халыкара пассажирлар йөртү өчен QR-кодлар кертүне күздә тота.

    Татарстанда 22 ноябрьдән 18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга вакцинация турында QR-кодсыз, кичерелгән авыру яки медотводсыз җәмәгать транспортында йөрү тыела. Чикләүләр автобусларга, трамвайларга, троллейбусларга һәм метрога кагыла.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы