-
Иң бай министрлык билгеле Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы узган елда түләүле хезмәтләр күрсәтүдән иң күп акча – 5,36 миллиард сум керткән.
-
"Белемдә – көч!" яшьләр берләшмәсе эшли башлады Яңа берләшмә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юл ача.
-
Яшьләр өчен өстәмә ипотека программалары булдырылачак Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә шундый йөкләмә биргән.
-
«Кырык дүртнең май аенда» фильмына кастинг узачак «Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууна 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлана.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
"Җәүһәр" фольклор ансамбле "Аулак өй" программасын күрсәтәчәк
26 октябрьдә, 10:30 сәгатьтә, Мирный бистәсендәге мәдәният йортында (Яңа Дәүләкәй ур., 4а) "Җәүһәр" фольклор ансамбленең "Аулак өй" программасы күрсәтеләчәк. Чарага махсус кунак – Татарстан Республикасы Арча районы Ташкичү авылыннан "Өммегөлсем" халык фольклор ансамбле килә. Очрашу "Дуслык күпере" программасы кысаларында узачак.
"Аулак өй" - татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнгән җырлар, биюләр һәм уеннарны үз эченә алган композиция. Программа барышында кунаклар шулай ук уеннарда катнаша һәм татар мәдәниятенә якыная алыр.
"Җәүһәр" коллективы ТР Арча районында кунакта булып өлгерде инде. Чара кысаларында "Өммегөлсем" ансамбле бай мәдәни программа әзерләп, җирле музейлар һәм истәлекле урыннар, шулай ук бөек татар халкының җырлары һәм биюләре белән таныштырды. Хәзер җавап итеп, Ташкичү авылыннан кунакларны Казанга сәфәр белән көтәләр.
"Җәүһәр" фольклор ансамбле үз эшчәнлеген 2013 елда "Мирный" мәдәният йорты базасында башлаган. Бина "Авыл клублары" республика программасы кысаларында төзелгән һәм шул ук елда ачылган. "Җәүһәр" – репертуарын бары тик татар фольклоры нигезендә генә төзүче Казандагы бердәнбер коллектив.
“Репертуарыбыз бай. Без яшь буынга татар халкының гореф-гадәтләрен күрсәтергә һәм тапшырырга тырышабыз. Чыгышларыбыз арасында "Аулак өй", "Кичке уен", "Кыз урлау", "Сабантуйга бирнә җыру" һәм "Каз өмәсе" кебек йолалар бар, - дип билгеләп үтә ансамбль җитәкчесе Ләйлә Сафиуллина.
Коллективның иң яшь катнашучысына 50 яшь, иң өлкәненә – 87. Ансамбль ел саен шәһәр, республика, бөтенроссия һәм хәтта халыкара киңлектәге фестивальләрдә катнаша. Коллектив казанышлары арасында "Казан сөлгесе" халыкара конкурсында ел саен 1 урын, шулай ук "Балкыш" ветераннар арасында үзешчән башкаручылар республика фестивале һәм башка шундый чараларда лауреат исемнәре бар. Ансамбль шәһәр бәйрәмнәрендә генә катнашып калмый, ай саен Казанның картлар йортларына йөри. Эшләү дәверендә “Җәүһәр” күпләрнең йөрәген яулап, дан казанган. Ә киләсе елда коллектив Мирный бистәсендәге мәдәният йорты белән берлектә 10 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз