-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Чаллы яшьләре шәһәр һәм татар авылы арасында элемтә эзли Фестивальгә балалар белән дә килергә була. Алар өчен аерым мәйданчыкта көнбагыш утырту, агачтан курчак-робот ясау, татар йорты рәсемнәрен буяу кебек чаралар каралган.
-
Нурбәк Батулладан тере һәм тозлы кыяр теориясе Мине сәнгать белән мәдәният аермасы борчый. Аңлавымча, мәдәният ул – кагыйдәләр, гореф-гадәтләр. Ә сәнгать алайса нәрсә?
-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
Рабит Батулла: "Фатир тапкан булсам, беренче елда ук аерылыр идем"
Язучы Рабит Батулла (ул вакытта әле Роберт) Мәскәүдә укыганда әти-әнисенә: “Мин марҗага өйләнәм”, – дип телеграмма суга. Авылдан: “Үзеңә кара”, – дигән җавап килеп төшә.
Ул вакытта Робертка 20 яшь була.
– Рабит абый, ни өчен марҗага өйләндегез?
– Бер ел эчендә татарчага өйрәтермен, “бисмилла” әйтә башлар дип уйлаган идем, ялгышканмын. “Динемне алыштырырга дип чыкмадым мин сиңа”, – диде. Төп конфликт шул.
– Марҗа белән тормыш күпме дәвам итте?
– Күп яшәдек. Торыр урыным юк иде, беркая чыгып китеп булмады, тулай торакта тордык. Фатир тапкан булсам, һичшиксез, беренче елда ук аерылыр идем. Фатир алу белән аерылыштык. Аннан ике балам бар. Марҗаны хурлый алмыйм, балаларны миңа каршы котыртмады. Андый ахмак хатын булмады. Шимбә, якшәмбе һәрвакыт балаларны үземә алдыра идем. Без кешечә аерылыштык. Бер-беребезне каргамадык, гайбәт сөйләмәдек, яман сүз ишеттермәдек. Без ул мәсьәләдә чиста. Икенче хатыным Рузия, беренче никахтагы балаларым килгәндә чырае ачык, аларны беркайчан да кыерсытмады. Ике хатыныма да рәхмәтлемен. Әңгәмәдәш - Габдерәхим, "Акчарлак" газетасының архив саныннан алынды (15 октябрь, 2015 ел, № 42)
matbugat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз