-
«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшысын сайлап алырга мөмкин.
-
Россия Банкы төп ставканы 11 процентка кадәр төшерде Бүген янә Россия Банкы Директорлар советының чираттан тыш утырышы узды. Анда төп ставканы киметү турында карар чыгардылар.
-
Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбанлык терлек чалыначак Пандемия чорында халык алҗыды. Рамазан аенда бик активлашып китте. Кешеләрнең тормыш кыйммәтләре яхшы якка үзгәрә
-
"Туфан самавыры"нда кунакта - Фәнис Мөсәгыйтов Традиция буенча бүген туры эфирда "Туфан самавыры" тапшыруы үтте.
-
"Көй - Мелодия" тапшыруында татар гөсләсе турында сөйлибез "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй - Мелодия" тапшыруның унтугызынчы чыгарылышы чыкты
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Рафис Борһанов ата-аналар белән берлектә тарихтан БДИ бирде
“Ата-аналар белән БДИ” акциясе 2017 елдан бирле бара. Быел Татарстанның Мәгариф һәм фән министры, Дәүләт Советы депутатлары, Г.Камал театры актерлары белән берлектә, В.А.Григорьев исемендәге 81 номерлы рус-татар мәктәбендә имтихан биреп карады. Узган елларда, гадәттә, рус телен тапшыра торган булганнар.
- Минемчә, тарих фәне бик дөрес сайланды. Безгә һәрвакыт үзебезнең кайда булуыбыз, безгә хәтле нәрсә эшләгәннәрен аңларга кирәк, шул вакытта гына без балаларыбызга үгет-нәсыйхәт бирә алачакбыз. Тарихсыз беркая да барып булмый, - диде Рафис Тимерхан улы.
Акция кысаларында ата-аналар гына түгел, барлык теләгән кеше БДИ тапшырып карый алачак. Моның өчен мәктәптә яки үз районыгызның мәгариф идарәсендә гариза тутырырга кирәк. Акция 2 мартка кадәр дәвам итәчәк.
- Бу Россиякүләм акция. Аны Рособрнадзор һәм Мәгариф министрлыгы ел саен уздыра. БДИның күңелгә ятышсыз образыннан котылу өчен эшләнә ул. Ул гадәти имтихан. Мин инде анда дүртенче тапкыр катнашам һәм ата-аналар, балалар әйткән кимчелекләрнең кими барганын күрәм, - дип өстәде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз