Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2855
      0
      6

    РАФИС БОРҺАНОВ - СПОРТ АКАДЕМИЯСЕНЕҢ ЯҢА РЕКТОРЫ

    19 сентябрь көнне Россия спорт министры Олег Матыцин Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе коллективына яңа җитәкче итеп Рафис Борһановны тәкъдим итте. Тиешле сайлау процедураларын үткәргәнче Рафис Борһанов Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы була. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Чара Казанда югары уку йорты бинасында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан спорт министры вазифаларын башкаручы Владимир Леонов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнашты.

    https://tatarstan.ru


    Россия спорт министры Олег Матыцин академия җитәкчелегенә күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтте. «Сез спорт белеме флагманнарының берсе булып торасыз. Безнең өчен коллективта тотрыклы үсеш һәм яхшы мөнәсәбәтләр мөһим. Сезнең Россия спорт федерацияләре белән хезмәттәшлек итүегез мөһим, һәм бу эш дәвам итәр дип өметләнәм», — диде Олег Матыцин.

    Олег Матыцин Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясенең элеккеге ректоры Йосыф Якубовның башка эшкә күчүен әйтте һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. Россия Спорт министрлыгы башлыгы Олег Матыцин Йосыф Якубовка ведомство бүләге — Петр Лесгафт медален тапшырды.


    Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Йосыф Якубовка Татарстан Республикасы дәүләт бүләге — «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

    Йосыф Якубов Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифасында 2010 елның июненнән башлап 10 ел эшләгән.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!