Логотип Идель
Яңалыклар

Раил Нургалиев: "Яки ике машина куйсыннар, яки берне дә куймасыннар"

Күпләр XIX федераль Сабан туендагы көрәштә төп приз баш батырга түгел, жирәбә буенча откан көрәшчегә эләккәненнән канәгатьсезлек белдерә.

Күпләр XIX федераль Сабан туендагы көрәштә төп приз баш батырга түгел, жирәбә буенча откан көрәшчегә эләккәненнән канәгатьсезлек белдерә.

"Татар-информ" алданрак язганча, быел көрәштән баш батырдан җиңелеп, соңыннан очраклы жирәбә тартып кына откан приз алучы батыр - Фольксваген Поло автомобилендә, ә көрәштә җиңгән абсолют батыр Раил Нургалиев тәкә белән кайтып китте.

Төп призны 120 кг үлчәүдә көрәшкән Казан егете Лениз Абдуллин отты. Моңа абсолют батыр калган Раил Нургалиев үз фикерерн белдерде: "Ошап бетми инде, болай булырга тиеш түгел. Әйтәләр: 60 кг лы көрәшче авыр үлчәүдәге белән көрәшә алмый, диләр. Җирәбә белән җиңүче сайлау да бик үк дөрес түгел". Көрәшче фикеренчә төп приз халык сайлаган көрәшчегә бирелергә тиеш иде.

Раил Нургалиев призны жирәбәгә уйнатуга һәрвакыт каршы булганын әйтте. "Яки ике машина куйсыннар, 80 гә кадәр берсен, яки берне дә куймасыннар. Тәкә генә куйсыннар, әмма тәкәгә беркем дә көрәшеп йөрмәячәк. Чөнки башка спорт төрләренә акча тыгалар, ә көрәшкә тыкмыйлар", - диде ул.   Баш батырга тәгаенләнгән призны төрле үлчәүдәге батырлар арасында жирәбәгә уйнату традициясе былтыр Чувашиядә узган федераль Сабан туенда башланды. "Ә нигә элекке бабайлар шулай билгеләмәгән соң? Мин моңа һәрвакыт каршы", - диде Раил Нургалиев. 

Моңа карата журналист, өч бала әнисе Лилия Сөнгатуллина да үз фикерен белдергән:

"Жирәбәдә җиңгән көрәшче, машина ачкычын откач, аны бөтен кеше алдында баш батырга – Раил Нургалиевка китереп бирсә, менә булыр иде чып-чын батыр! Бөтен кеше бу татарлыкны, горурлыкны күрер иде. Аңа хөрмәт артыр иде. Бу милләткә зур плюс булыр иде: менә безнең татар егетләре нинди икән дип, горурланыр идек", - дип яза Интертат.

Лилиянең фикерләрен биредә укырга мөмкин: Журналист Лилия Сөнгатуллина - көрәштә төп бүләкне жирәбәдә уйнату турында: “Миңа бу ирләр өчен оят!”

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш спорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев