Логотип Идель
Яңалыклар

Рамазан аенда ничә мохтаҗ татарстанлыга ярдәм күрсәтелгән?

Әлеге сорауга җавапны Татарстан Диния нәзарәте җавап бирә. Нәзарәтнең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, изге Рамазан аеның беренче көнендә мөфтият башлангычы белән «Рамазан – изге гамәлләр ае» традицион хәйрия марафоны башланып киткән иде.

    Әлеге сорауга җавапны Татарстан Диния нәзарәте җавап бирә. Нәзарәтнең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, изге Рамазан аеның беренче көнендә мөфтият башлангычы белән «Рамазан – изге гамәлләр ае» традицион хәйрия марафоны башланып киткән иде.

     Пандемия һәм үз-үзеңне читләштерү режимы кертелү сәбәпле барлыкка килгән катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, Татарстан мөселманнары акция ууңаеннан күпсанлы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашты. 30 көн эчендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, битараф булмаган татарстанлылар ярдәме белән, авыру балаларны дәвалау, аз керемле гаиләләргә азык-төлек ярдәме күрсәтү, мәчет торгызу һ.б. өчен акча җәлеп итә алды.

    Шулай итеп, акча җыю игълан ителү кысаларында Татарстанның төрле почмакларыннан 12 авыру бала финанс ярдәме алды. Бу акчалар аларга ДЦП, гипертензия-гидроцефаль синдромы, кан тамырлары шеше кебек диагнозлар белән көрәшүдә зур ярдәм булачак.

Республика ифтарына 7 тонна ит тотылган!

     Татарстанда гадәттәгечә киң колач белән шулай ук ТАССРның 100-еллыгына багышланган VIII Республикакүләм ифтар узды, быел ул “100-еллык ифтары” исеме астында үткәрелде. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы оештырды. Пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, ифтар ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырылды һәм халыкның бары мохтаҗ катламнарын гына күздә тотты. 30 көн дәвамында ифтар җыелмалары 30 000 мохтаҗ кешегә – Татарстанның 40 районына, Казанның 60 мәчетенә һәм 10 социаль учреждениегә тапшырылды. Ифтар җыелмаларын әзерләү өчен 7 тонна ит, 5 тонна яшелчә, 4 тонны җиләк-җимеш, 1 тонна ярма, 1 тонна макарон эшләнмәләре, 18 мең йомырка, 4,5 тонна татлы ризык һ.б. сатып алынды. Бер ифтар җыелмасының бәясе 300 сумны тәшкил итте. 

Республика ифтарында 500 волонтер ярдәм күрсәткән

     30 көн дәвамында VIII Республикакүләм ифтарны оештыруда 17 яшьтән 40 яшькә кадәрге 500дән артык волонтер катнашты. Ифтар җыелмаларын әзерләгәндә һәм аларны китереп тапшырганда ихтыярчылар тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелде. Волонтерлар махсус саклану чаралары – битлекләр, перчаткалар белән тәэмин ителде. Волонтерларның Аллаһы ризалыгы өчен башкарылган бер эш көне 5 сәгать дәвам итте.

      Пандемия аркасында килеп чыккан авыр финанс кыенлыкларга да карамастан, Татарстан имамнары Рамазан аенда халыкның мохтаҗ катламнарына азык-төлек белән ярдәм күрсәтү эшен киң җәелдерде, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат үзәге. VIII Республикакүләм ифтар һәм «Ярдәм» мәчетенең «Дорога жизни» дип аталучы хәйрия чараларыннан тыш, республика имамнарының шәхси тырышлыгы белән һәм аларның иганәчеләр белән актив багланышлары аркасында, аз керемле кешеләргә көн саен уртача 3 меңнән артык азык-төлек җыелмалары әзерләп таратылды. Гомумән алганда исә, VIII Республикакүләм ифтарны оештыручылар, “Ярдәм” мәчетенең “Дорога жизни” акциясе һәм Татарстан имамнары ярдәме белән республикада мохтаҗлар 180 мең азык-төлек пакетлары һәм ифтар-җыелмалары белән тәэмин ителде. Аларның бәясе – 155 сумнан алып 3000 сумга кадәр. Мохтаҗ кешеләрнең аеруча түбәндәге категорияләренә игътибар юнәлтелде: инвалидлар, ялгыз олы яшьтәге өлкәннәр, күп балалы гаиләләр, ятимнәр, ялгыз аналар, чит ил студентлары, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр.

     Моннан тыш, 5,5 тонна азык-төлек Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан республикабызның 915 аз керемле гаиләсенә фитыр сәдакасы рәвешендә таратылды.

Ветераннар да читтә калмады

      Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан азык-төлек күчтәнәчләре 110 ветеранга тапшырылды.

     Ә үз-үзеңне читләштерү режимы чорында, Рамазан ае башланганчыга кадәр, 31-нче марттан башлап “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга 290 азык-төлек җыелмасы тапшырды. Бу эшкә шулай ук “Игелекле Казан”, “Туган авылым” милли комплексы һәм “Төзелеш” ҖЧҖ кебек партнерлар 86 җыелма белән ярдәм итте.

      Быелгы Рамазан аеның тагын бер күркәм вакыйгасы булып, үз-үзеңне читләштерү режимы вакытында Ютазы районы Иске Каразирек авылында нигезенә кадәр янган мәчетне торгызу булды. Барлыгы 30 көн эчендә Татарстанның барлык почмакларыннан битараф булмаган дин кардәшләребез ярдәме белән 1 миллионнан артык акча җыелды. Шул истәптә: “Зәкәт” фонды көче белән – 750 мең сум. Мәчетне торгызу буенча төп төзелеш эшләре башкарылды: стена күтәрелде, манарага ай куелды, ишек-тәрәзәләр ясалды, идән җәелде. Шулай итеп, барлык эшләрне 30 майга төгәлләү ниятләнә. 
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X