-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
Рамазан аендагы ачышым
Ураза гаете – шундый шатлык ул. Мөселманнар быелгы уразаны исән-имин тотып, бәйрәмне каршылауларына сөенә, киләсе уразаларны да тотарга насыйп булса иде, дип теләк тели. Гает алдыннан соңгы ифтарны күмәк рәвештә, мәчеттә билгеләп үтәргә булдык. Танышларның һәм бер дә белмәгән кешеләрнең шат йөзләрен күреп, ихлас догалар ишетеп, күңелләр нечкәрә икән. Безнең бистәдә, баксаң, мөселман өммәте шактый зур һәм ул бик тату яши икән!
Күмәк ифтарларга мәчеткә быел гаилә белән берничә тапкыр барылды. Шушында ун ел артык яшәгәннән соң, быел, ниһаять,“Җомга” мәчетен “ачтык”. Юдинода урнашкан ул. Монда элегрәк тә килгәләгән бар иде. Узган ел төзекләндерелгәннән соң, авыл мәчете зурлыгындагы иман йорты ничектер зураеп, киңәеп киткәндәй тоела башлады. Бөтен гаиләң белән килеп йөрү мөмкинлеге, мәчетнең гадилеге, мондагы кешеләрнең ихласлыгы бирегә бәйли дә куя.
Мондагы гадилек күмәк ифтарлар, гает алды киче һәм гает намазы вакытында да ачык күренде. Мәчет имамы Равил хәзрәт кешеләр белән аралашуда эчкерсезлеге белән аерылып тора. Вәгазь-догаларны ул хәленнән килгәнчә татарча укырга тырыша. Татарларга гына түгел, үзбәге-таҗигына да, урысына да, башкасына да бертигез дустанә мөнәсәбәт булгач, ислам диненә караш хәтта мөселманнар белән элек таныш булмаган кешеләрдә дә уңай якка үзгәрә. Ул эссе көннәрдәге ифтарлар вакытында бала-чагаларның күплеге! Ураза тотканга күрә генә түгел бит инде, иптәшләренә ияреп, бушлай сыйланырга дип килгәннәре дә байтак – барысының да күңелен күреп, сыйлап җибәрү өчен, чыннан да, киң күңелле һәм юмарт булу кирәктер.
“Җомга” мәчетендә күмәк ифтарлар үткәрү өчен быел кешеләр чират торды. Көн саен 40-60 кешене бик зур булмаган мәчеттә кабул итеп, кайнар ризык белән авыз ачтыру бик җиңел эш түгел. Шулай да булышырга теләгән кешеләр булганда, биш-алты хатын кыз аш-су хәзерләгәндә – авыр эш тә җиңеләя торгандыр...
Рамазан – авырлыкларны җиңеләйтә, игелекле эшләр эшләү теләген арттыра торган ай ул!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз