-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
Рамил Шәмсетдинов язган рәсми хат интернетка чыккан
Чита өлкәсендә хәрби хезмәттә вакытта сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Эш буенча суд утырышы гыйнвар азагында булачак. Гаепләнүчеләрнең барысы да үз гаепләрен таныды, ди Шәмсетдиновны яклаучы Татарстан адвокаты Руслан Нагиев. 8 хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов шулай ук кылганы өчен гафу үтенгән. Рамилнең кулдан язылган хаты социаль челтәрләргә чыккан. Рамилнең адвокаты бу хатның чын булуын раслаган.
«Үземне тыеп кала алмыйча, соңгы адымга барганым өчен гафу үтенәм, әмма минем башка юлым юк иде. Һәлак булган солдатларның гаиләләренә килгән кайгыны чын күңелдән уртаклашам һәм әгәр булдыра алсагыз, мине гафу итүегезне үтенәм», — дип яза Шәмсетдинов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз