Яңалык/Эксклюзив
-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
-
Менә сиңа мә! Валерий Меладзе алтынчы тапкыр әти булган Валерий Меладзе өчен бу бала – алтынчысы. Артистның беренче никахтан өч баласы бар.
-
Нәрсә ашамаса хатын-кыз тиз картая? Хайван аксымыннан баш тарту тән тиресенең халәтен начарландыра.
-
Пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган... Бу яңалыкны укыгач, ничек ботка ашарга инде хәзер?
Ранис Габбазов “Голос”та катнашырга җыена
Яшь җырчы Ранис Габбазов “Голос” проектында катнашу өчен җыр сайлый. Бу хакта Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фондына сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Ранис Габбазов социаль челтәрләр аша җыр сайларга булышуларын сорап тыңлаучыларына да мөрәҗәгать иткән. “Әлбәттә, мин ул конкурста татар җырын башкарырга җыенам. Әмма кайсы җырның минем башкаруда отышлырак буласын уйлап бетермәдек”, - дип язган җырчы.
Ранис Габбазовның продюсеры, Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов җырчының теләгенә уңай карый.
Яшь җырчы Ранис Габбазов - Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның гран-при иясе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз