-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Ир-атның гәүдәсе хатын-кызның коесы төбендә табылган Олы яшьтәге хатын-кыз 36 яшьлек улының гәүдәсен табып алган.
-
13 яшьлек көрәшче малай бер ай комада ята... Хәзер Ефим исемле бу малайны Республика клиник балалар хастаханәсенә күчергәннәр.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
Равил Бикбаев вафат
Башкортстанның халык шагыйре, профессор, Башкортстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Салават Юлаев премиясе лауреаты, әдәбият белгече Равил Бикбаев вафат булган. Әдип 81нче яшендә Уфада озакка сузылган авырудан соң бакыйлыкка күчкән. Аның белән хушлашу пәнҗешәмбе көнне сәгать унбердә республика парламенты бинасында узачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Равил Бикбаев 1938 елда Оренбург өлкәсенең Югары Кунакбай авылында дөньяга килә. Уфа дәүләт университетын тәмамлый, СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтында аспирантурада белем ала. "Хәзерге башкорт поэмасы" темасына кандидатлык диссертациясе, 1996 елда докторлык хезмәтен яклый. 1995 елдан Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсен җитәкли. Иҗат белән студент чакларыннан шөгыльләнә. 30лап китап авторы, әсәрләре алман, төрек, украин, казах, якут, чуваш, алтай һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз