Логотип Идель
Яңалыклар

Равил Хәйруллин: Көрәшчеләргә акчаны начар бирмиләр!

Көрәш белән иң күп шөгыльләнгән раойннар - Әлмәт, Балтач, Кукмара, Арча, Теләче, Мамадыш, Зәй, Актаныш, Минзәлә, Балык Бистәсе, Лаеш, Биектау.

Татарстан авыллары, район үзәкләрендә Сабан туйлары узачак. Сабан туеның күрке - көрәш. Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин "Татар-информ" хәбәрчесе Рәмис Латыйповка белән интервьюсында ни өчен Сабан туенда баш батырга автомобиль куюга каршы булуы, нинди очракта Раил Нургалиевның автомобиль өчен түгел, чиккән сөлге өчен дә көрәшәчәге, Сергей Павликны җиңәрлек батыр тууы хакында сөйләде.

- Равил Гарифуллович, көрәшкә гомумән никадәр кеше җәлеп ителгән?

- Көрәш белән иң күп шөгыльләнгән раойннар - Әлмәт, Балтач, Кукмара, Арча, Теләче, Мамадыш, Зәй, Актаныш, Минзәлә, Балык Бистәсе, Лаеш, Биектау.

Биектау районын аеруча атап әйтеп китәргә кирәк. Рөстәм Галиуллович үзе көрәшче булгач, анда еш кына ярышлар була. Алабуга ел саен берәр ярышны ала торган район. Мамадыш ярышларны еш уздыра, көрәшкә бик теләп килә.

Республикада чынлап торып көрәшә торган 10 меңнән артык кеше тәгаен бар. Безнең ярышларга да 500 ләп кеше килә бит. Бу бит бик зур сан. Биектау районында 640 кеше килде, ул бер ярышка гына.

- Сез кагыйдәләргә үзгәрешләр керә дидегез. Көрәшебез харап була, традицияләр бетә дигән дәгъвалар булмадымы?

- Төрле фикерләр булды. Ул фикерләр әле дә бар. Ләкин мин сезгә шуны әйтәм. Грек-рим көрәше буенча яшьләр беренчелеге Казанда узды. Шунда Россиянең яшьләр арасында баш тренеры чыгыш ясады. 1886 нчы еллардан, Олимпия уеннарын уйлап чыгарып, беренче тапкыр үткәргән вакытлардан грек-рим көрәше буенча чыгыш ясыйлар. Үткән елда гына кагыйдәләрдә 6 үзгәреш булган. Алдагы елларда да шулай.

Көрәш иң беренче вакытларда ничек барган? Халат киеп көрәшкәннәрме, каеш бәйләп көрәшкәннәрме, бер урында бармаган, һаман үзгәрешләр булган. Көрәшебездә ниндидер үзгәрешләр була инде. Ул бүтән халыклар белән дә көрәшерлек булсын һәм көрәшчеләр сөлгене салып, тартылып-сузылып биш-алты минут бер-берсенә тотынып йөрер өчен түгел, ә тиз барсын, динамика булсын, халыкка карарга кызык булсын өчен.

- Һәм былтыр бит инде Сабан туенда шундый бер вакыйга булды. Төп приз - автомобильне шобагага уйнаттылар.Аннан соң булган көрәшләрдә дә шул күзәтелде. Сезнең моңа карашыгыз ничек?

- Бу Чабаксарда булды. Иң беренче нишләптер безнең Россия көрәш федерациясе тарафыннан күзәтелде ул. Без дә анда команда белән барган идек. Күп авырлыкларда анда безнең егетләребез җиңде, беренче урыннар алды. Һәм ахырдан машина өчен көрәш игълан ителде. Һәм нишләптер анда федерация вәкилләре “менә безгә шулай кушылды, без машинаны Татарстан көрәшчеләреннән башка гына уйнатабыз”, диделәр.

Бу безгә бик каты удар булды. Башка кувалда белән суккан шикелле. Бу ничек инде?

Без бүтән халыклармы, чит планетадан килгәннәрме без, әллә батраклармы? Әгәр дә инде шулай икәне билгеле булса, бәлки алдан ук әйтергә кирәк булгандыр. Ичмасам, әзер булып, үз үлчәмемдә оттым әле дип кайтып китәр иде. Ә болай нәрсә инде бу. Бер дә аңлашылмаган хәл булды. Һәм, минем белүемчә, ул әйбер киләчәктә дә дәвам итәргә маташа. Кем үткәрә, шулар үзләренең арасында гына Татарстаннан килгән машинаны уйнатырга җыена.

- Ә төп призны шобагага уйнатуга карашыгыз ничек? Аларның бит инде үз мантыйгы бар. Шобаганы уздыручылар әйтә: беренче урынны авыр үлчәүдәге кеше генә җиңеп бара, кече үлчәүдәге кеше дә машина ота алсын, диләр.

- Мин хәзер шундый фикергә килеп барам: гомумән, машина хәтле машинаны анда, Сабантуйга куймаска кирәк. Ә баш батырга зур, матур тәкә бирергә. Чөнки абсолют батырга көрәшкәндә 2-3 кеше көрәшә. 2-3 кеше көрәшкән өчен генә машина бирү дөрес түгел дип саныйм.

- Көрәш бит профессиональ көрәшчеләр өчен акча чыганагы. Машина булмаса, көрәшкә килүчеләр саны азаймасмы соң?

- Көрәшкә кеше бернәрсә бирмичә көрәшкәндә дә килә, кайсы көчлерәк булып калды әле дип белергә. Әйтик, чиккән сөлге бирсәң дә киләләр. Чөнки көрәш бит инде ул безнең канга сеңгән, барыбер киләләр инде ул көрәшкә.

- Раил Нургалиев килер микән чиккән сөлге бирсәң?

- Нишләп килмәс икән, әгәр ул чиккән сөлге бер генә тапкыр бирелә торган булса? Шаяру.

Безнең ярышларда приз фонды хәзер начар түгел. Көрәшчеләргә акчаны начар бирмиләр. Әйтик, элеккеге чор белән чагыштырганда. СССР вакытында да бит инде ул тыйнаграк иде. Анда табуреткалар, өстәлләр бирәләр иде баш батырга. Тормыш һәм тормышка мөнәсәбәт бераз үзгәрде һәм көрәшчеләргә дә яхшырды дип әйтик. Алар яхшы бүләкләр ала, суыткычлар, телевизорлар.

Нәрсә дип әйтим, машина бирү барыбер ниндидер бозулар китереп чыгара. 60 кг дагы көрәшче дә көрәшче, әйтик аның 20 көндәше булды, ул аларны отып чыкты. Уд да шул ук адәм баласы бит, нәкъ 100 кг дагы шикелле. Аның авырлыгы 60 кг, тегенең 100 дән югары булып, аны беркем дә күтәрә алмаган өчен генә машина бирү көрәшчеләр тарафыннан караганда дөрес түгел.

Менә Саба районында һәрбер үлчәмдәге көрәшчеләр бертөрле бүләк ала. Ә инде ахырдан гына абсолютка тәкәгә көрәшәләр. Алай дөресрәк тә ул.

- Сез көрәш буенча көчле районнарны атап киттегез. Хәлил Хәмитович берничә районда көрәш сүлпән дип – Спас, Әгерҗе районнары. Ни сәбәпле бу? Анда шартлар икенчерәкме?

- Бөтен районнар өчен дә шартлар бер. Монда бик күп нәрсә район җитәкчеләреннән тора.

Бу соңгы елларда спорт өлкәсендәге җитәкчеләрнең эшләмәүләре авырлык булды. Чүпрәле районында булды ул андый хәл, Буада да. Менә хәзер ничектер, яңа кешеләр килә.

Бөгелмәдә булды андый хәлләр. Татар малае, район җитәкчесе дә татар кешесе. Ул бит инде кечкенә район түгел, шәһәр. Бөгелмәнең спорт комитеты рәисе теленнән ишетәм - без татар районы түгел, бездә руслар күп,ди Алай дип санасаң, Югары Осланда бик күп рус кешеләре яши, тагын берничә шундый район бар. Әлмәттә, Чаллыда күпме халык җыелган. Дөрес, анда кеше саны да күп, сайлау да җиңелрәк. “Без татар районы түгел” дигән сүз мине гаҗәпләндерә. Татар көрәше ул көрәшнең бер төре бит инде, федерация реестрына кергән. Самбо да шул реестрда, без дә шул реестрда. Самбо да Олимпия спорт төре түгел, без дә Олимпия спорт төре түгел. Алай карау дөрес түгел дип әйтәм инде.

Өстәге кешенең психологиясе, мөнәсәбәте бераз йогынты ясый торгандыр инде ул.

Менә күп вакытлар Лаеш командасы килми иде. Михаил Павлович килде дә район җитәкчесе булып, Лаеш районы актив катнаша хәзер. Алар кайбер ярышларда унлыкка керә башлады. Менә бит ул ничек.

Шуңа күрә бик күп нәрсә кешедән тора.

- Сергей Павликны җиңә торган көрәшче кайчан туачак?

- Сергей Павликны җиңә торган көрәшче туды инде. Ул 2019 елда ике көрәшен оттырды, Чаллының “тяжы” Гыйләҗетдинов отты рәсми ярышта.

Павликны откан көрәшчеләр шушы алдагы ике елда күбәеп китәргә мөмкин.

Павлик ул физик яктан көчле, авырлыгы 165 кг, хәзер 180 булмаса... Нәрсә белән ул алдыра иде? Ул иң беренче алымны ясаганда аркасына ята. Аркага ята да механик рәвештә хәрәкәтне алга таба дәвам итә. Көндәше аннан җиңелрәк һәм ул теге якка таба “оча”. Безнең көрәштә бит аркага ятарга ярамый лап итеп. Ә бу аркага тулысынча ята. Бу кагыйдәне бозу. Без бит инде аркага ятмаска дигән фикерне сеңдерәбез.

- Кагыйдәләргә үзгәреш керде дә, Павлик оттырды алайса?

- Юк, алай гына түгел. Ә нишләп Павлик күтәреп алып аркасына салмый соң? Һаман да шул аркасына ятарга тырыша. Алай булмый бит. Көчле булгач күтәреп атсын. Безнең татар көрәшендә шулай бит - бер кагыйдәдә дә аркага ятарга дип әйтелмәгән. Без аны кире кагабыз. Кая бар андый кагыйдә? Бар иде без бәләкәй чакта баш аркылы ату, аяк белән дә чөеп җибәрәләр иде. Тик ул вакытта татар көрәшенең үсеп чыккан вакыты, 60 нчы еллар бит инде. Әле аның ул вакытта юньле кагыйдәсе дә булмаган. Аннан соң күп кешеләр эшләде инде кагыйдәләрне.

Әңгәмәне тулысынча биредә укырга мөмкин: Равил Хәйруллин: "Баш батырга машина кадәр машина бирү дөрес түгел дип саныйм" 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев