-
2022 елда Татарстанда 17 меңнән артык кешедә яман шеш табылган Статистика буенча, республикада яман шеш авыруының 14,2% ы – тире, 12,8% ы – сөт бизе, 12,7% ы эчәклеккә туры килә. Әлеге онкология авырулары буенча Татарстанда иртә диагностикалау технологияләре кулланыла.
-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Разил Вәлиев Илһам Шакиров белән эшләве турында
Күптән түгел Калеб яңа буын җыены яңа проект башлап җибәрде. Шул проект кысаларында шагыйрьләр, җырчылар һәм көйязарлар Халык язучысы Разил Вәлиев белән очрашты.
Разил әфәнде бик күп популяр җырлар авторы да ул. Язучы үзенең җыр сүзләре яза башлавы тарихын сөйләде, киңәшләре белән уртаклашты, һәм иң мөһиме, уңышының сере ихласлылыкта булуын аңлатты. Очрашуда Разил абый танылган җырчы Илһам Шакиров белән эшләве турында да сөйләде:
– Кабинетымда эшләп утырганда бүлмәмә Илһам абый килеп керде. "Синең шигырьләреңне "Казан утралары"нда укыдым, ошады. Хәзер пластинка яздырам, 7 җырым бар, бер җырымның көе генә бар. Шул көйгә сүзләр кирәк. Миңа җыр язып бирмәссең микән", – диде. Мин, әлбәттә, ризалаштым. “Илһам абый, сез әйткәч, язмыйча булмас, күпме вакыт бирәсез миңа? Бер аймы, ике аймы?” – дидем. Илһам абый көлеп куйды. “Нинди ике ай, мине аста такси көтеп тора. Сәгать ярымнан әйләнеп кайтырмын, син шигыреңне язып, машинкада бастырып (ул вакытта компьютерлар юк иде) бирерсең”, – диде. Шулай итеп минем беренче җырым язылды. Җыр язу сәнгатенең беренче сабакларын бирүче дә Илһам абый булды. Илһам абыйга язган җырларымның берсе "Бер алманы бишкә бүләек" иде. Җырның сүзләрен Илһам абыйга бирдем, ул карап чыкты. Бераздан шалтыратып: “Сүзләре бик ошады, көйгә салып җырлап карадым. Ләкин бер җирендә син "Кар аклыгы гөлгә күчкән" дип язгансың. Шигырь итеп укыганда әйбәт ул, ә менә җырлаганда "караклыгы" дип ишетелә. Мин “караклык” дип җырлый алмыйм бит инде. Шулай итеп, без ул җырда "Кыш аклыгы гөлгә күчкән" дигән вариант калдырдык. Шуннан соң Илһам Шакиров җыр сүзләрендә ике ачык аваз бергә килмәсә яхшырак булуын аңлатты. Ягъни бер сүз сузык авазга бетеп, икенче сүз дә шул ук сузыкка башланса, алар кушыла. Һәм җырчыга пауза ясарга туры килә. Хәер, андый урыннар "Туган тел"дә дә бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз