-
«ЧӘК-ЧӘЙ» фестивале чәкчәк ясаучыларны бәйрәмгә чакыра «Чәк-Чәй» III Бөтенроссия гастрономия фестивале 1 майда Болгар музей-тыюлыгында оештырылачак.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Рәдиф Кашапов «Ач чәчләреңне» җыры белән мөселман кызларына мөрәҗәгать итәме?
Күптән түгел, YouTube киңлекләрендә йөргән чакта, менә бу сәер татар клибы каршыма сикереп чыкты. Җыр авторы да, музыкасы да Рәдиф Кашаповныкы. Рәдифнең фанатлары күп, Рәдифне яратмаучылар бар. Ә менә Рәдифне белмәгәннәр яки аның иҗатына битараф булган татарлар бик әз. Моны укыгач тагын да әзәер әле…
Кашаповның иҗаты, провокацион, сәер һәм серле дип әйтергә була. «Ач чәчләреңне» клибы да автор ачкан теманы «кытыклап» кына уза. Тел төбе аңлашылса да, без Рәдифнең үзеннән әлеге клипның идеясе турында сорап карарга булдык.
Рәдиф клип турында:
Бу җыр мөселман кызлары белән аралашкач туды. Аларның яшәү рәвешен күреп барлыкка килде. Ләкин «Ач чәчләреңне» җыры ул аларны чәчләрен ачарга өндәү түгел. Бу иреклеккә, азатлыкка омтылуы, ниндидер кысалардан чыгарга тырышу турында. Мин моны зур бер тарихи тема буларак күрәм. Һәм әлбәттә инде бу җыр бераз интим, мәхәббәт турында да. Җырның структурасы бар. Куплет, проигрыш, куплет, кушымта. Һәрбер музыкаль өзек өчен бер сәхнә уйлап таптым.
Бу клип Чәкчәк музеенында иртән, беркем дә булмаганда төшерелде. Видеолар әзер булгач бу клипны тавышсыз һәм төзсез кинога әйләндерәсе килде. Шулай итеп клипны бер көндә ясап, титрлар керттек.
Җырның сүзләре:
АЧ ЧӘЧЛӘРЕҢНЕ
Ышан миңа,
ач чәчләреңне
нур сибелсен толымнарыңа.
Әйтерсең —
ялганлыйсын, егет,
мин сокланам, һич оялмыйча.
Зәңгәр күкләр,
кичнең карасы,
әмма кояш һәркөн кабына.
Үзгәртте ул
безнең араны,
кил якынрак, бүген салкынча.
Тын урамнар —
шикле шаһитлар
Соры юллар бездән көнләшә.
Кул бирмәсәң дә
уйларыңны
алып бар минем белән янәшә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз