Яңалык/Эксклюзив
-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Рекордлы яллар көтелә

Быелгы май Россия тарихында рекордлы булачак: 31 көннең 13ендә ял итәбез.
Узган атнада ике көн эшләп алганнан соң, 1, 2, 3, 4, 5 май көннәрендә ял итү бәхетен татыдык. Бу атнада исә без янә өч көн генә эшләп, 9, 10, 11, 12 майларда ял итәчәкбез. Рәсми ял көннәре турында бара сүз. Чөнки ял көннәре игълан ителү - ул әле эшләмәү дигән сүз түгел. 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. Шулай итеп, май аеның 31 календарь көнендә 13 ял көне булачак. Моннан да күбрәк итеп без яңа ел бәйрәмнәрендә генә ял иттек - 31 көннең 14ендә эшкә чыкмадык.
Чираттагы шундый озын яллар ноябрьгә туры киләчәк. Халык бердәмлеге көне уңаеннан 2-4 ноябрьдә ял итәчәкбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз