-
Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.
-
Владимир Путин белән туры элемтә булачак “Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, - ди Дмитрий Песков.
-
Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты Мәктәп укучылары өчен профессиональ биючеләр, татар телендә педагог-хореографлар, театр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылар остазлар булды.
-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Ренас, туган көнең белән! (ФОТОЛАР)
Бүген татарның асыл егетләреннән берсе Ренас Кәлимуллинның туган көне. Килешәсездер, соңгы берничә ел эчендә ул көрәш сөючеләренең олы хөрмәтен яуларга өлгерде.
Ренас Кәлимуллин бүген, кечкенә генә булса да, 25 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Көрәш җәмәгатьчелегенә ул Менделеевск егете буларак танылды. Баштарак билбаулы көрәш буенча танылып, аннан инде татарча көрәштә дә үзен танытты. Өйләнгән. Тормыш иптәше - Айсылу. Айсылуны без көрәш ярышларында еш күрәбез, үзенә күрә талисман ролен дә үти кебек ул. Узган ел ахырында республика ярышларында Ренасның энекәше дә көрәштә күренә башлады.
Узган ел Кәлимуллин үзенчәлекле рекордлы күрсәткечкә ия булды. Татарча көрәш, билбаулы көрәш һәм Алыш көрәше буенча дөнья чемпионы булып танылды. Билбаулы көрәш буенча биш тапкыр дөнья чемпионы инде ул, халыкара класслы спорт остасы. Көрәш буенча Россиянең спорт остасы. Узган ел күрсәткечләре буенча 2018 елның иң яхшы көрәшчесе. Аннан алдагы елда да шундый ук титулга ия булды, алай гына да түгел, тамашачылар мәхәббәтен яулаган көрәш дип тә танылды.
Ренасны туган көне белән котлыйбыз һәм яңадан яңа җиңүләр, тормышындагы тынычлык, бәхетле көннәр телибез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз