-
ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР! Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.
-
ЧУЛПАН ЙОСЫПОВА ӘНИ БУЛГАН! Котлыйбыз! Җырчы Чулпан Йосыпованың бәби көткәнен белә идегез бит?
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3 Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
-
ИЛСӨЯР ИКСАНОВАНЫҢ БАЛАЧАК ХЫЯЛЫ НИНДИ БУЛГАН? Илүсәбез кайчандыр шагыйрә белән интервью да эшләгән булган икән!
РЕСПУБЛИКА ЧИКЛӘҮЛӘРНЕ БЕТЕРҮНЕҢ ИКЕНЧЕ ЭТАБЫНА ӘЗЕР
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арту темпының тотрыклы кимүе күзәтелә, гәрчә кичәге статистика моңа ышандырмаса да.
Соңгы җиде көндә ул 1,5 проценттан 1,2 процентка кадәр кимегән. Республика коронавирус аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең икенче этабына әзер. Бу хакта ТР Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина kzn.ruга хәбәр иткән.
Чикләүләрне бетерүнең икенче этабына керешү өчен тест үткәрү 100 мең кешегә 110 кеше дәрәҗәсендә булырга тиеш.
«Без бу критерийларга туры киләбез. Татарстан чикләүләрне бетерүнең икенче этабына әзер. Бу мәсьәлә хәл ителә», - дигән Любовь Авдонина.
Татарстанда бүгенге көндә коронавирус белән авыруның 4114 очрагы теркәлгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз