-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
Республиканың әдәби премияләренә кемнәр тәкъдим ителгән?
Бүген Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышы узды. Утырышта республиканың әдәби премияләренә дәгъва кылучылар ачыкланды.
Бүгенге утырышта Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, Г.Исхакый, Һ.Такташ, Ф.Хөсни, Җ.Вәлиди, Т.Миңнуллин исемендәге әдәби премияләргә Татарстан Язучылар берлеге үз кандидатларын тәкъдим итте. Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, хәлләр болайрак:
Исхакый премиясенә - Рәдиф Сәгъди, Фатих Хөсни премиясенә - Җәүдәт Дәрзаман, Һади Такташ премиясенә - Флера Гыйззәтуллина, Җамал Вәлиди премиясенә - Фәрит Яхин, Туфан Миңнуллин премиясенә Әмир Камалиев тәкъдим ителгән. Хәзер әлеге кандидатларны республиканың мәдәният министрлыгы расларга тиеш булачак. Хәер, утырышта министрлыктан да вәкил катнашканлыктан, премия ияләре инде билгеле дип әйтергә дә мөмкиндер.
Ә менә республиканың иң дәрәҗәле бүләге - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә өч кандидат узган: Галимҗан Гыйльманов, Тәлгат Галиуллин, Марат Әмирханов. Анысы өчен көрәш әле дәвам итәчәк. Идарә утырышында шулай ук Р.Шәрипов, Р.Кәрами, Ә.Гаффар, Р.Низами кандидатуралары да каралган.
ФОТО: Безнең мирас
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз