Республика хастаханәләренә тәүлек саен 18 меңнән артык шалтырату килә
Татарстанда кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны арта бара, шул исәптән коронавирус белән дә.
Татарстанда кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны арта бара, шул исәптән коронавирус белән дә. Нәтиҗәдә, медицина оешмаларына һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә ихтыяҗ сизелерлек арткан. Тәүлек саен хастаханәләргә 18 меңнән артык шалтырату, 4 меңнән артык шалтырату 122 номеры буенча бердәм медицина белешмә хезмәтенә, 3 меңнән артык чакыру ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә килә. Эпидемиологик вәзгыятьне ТР оператив штабы контрольдә тота.
Халык белән нәтиҗәле эшләүне оештыру өчен бердәм медицина белешмә хезмәте операторлары саны арттырылган (сменага 146 кешегә кадәр), хезмәткәрләр запасы әзерләнгән. Поликлиникаларның регистратураларында мөрәҗәгатьләрне эшкәртү буенча хезмәт эшенә медицина югары уку йортлары һәм колледжлары студентлары һәм ординаторлары җәлеп ителәчәк. Шулай ук КФҮ хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләсе дә карала.
Республика коронавирус инфекциясе белән авыручыларга ярдәм итәргә әзер – 55 медицина оешмасы яңадан профильләштерелгән. Көн саен авырулар һәм тулган урыннар санының мониторингы алып барыла. Оператив штаб әлеге мәгълүматларны ТР Президентына җиткерә.
31 нче гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, республикада 3 мең 912 урын җәелдерелгән, шуларның 82,8%-ы тулы. Кирәк була калса, резерв бар, дип хәбәр итә оперштаб. Барлык медицина оешмалары кирәкле җиһазлар, материаллар, дару препаратлары, медицина хезмәткәрләре өчен шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.
COVID-19 белән авыручыларга ярдәм күрсәтүче медицина оешмалары коронавирусны дәвалауда катнашмаган республиканың башка медицина оешмаларыннан хезмәткәрләрне бирү хисабына белгечләр белән тулысынча комплектланган. Моннан тыш, амбулатор-поликлиника челтәре дә әзерләнгән. Медицина хезмәткәрләре арасында авыручылар саны шулай ук күп булуга карамастан, поликлиникаларда хезмәткәрләр үз вакытында алыштырыла.
COVID-19 белән авыручы пациентларга бүгенге көндә республикада 15 мең 474 медицина хезмәткәре медицина ярдәме күрсәтә, шулардан 7 мең 867 се стационарда һәм 875 машина йөртүче ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә эшли. Эшкә 4 мең 250 волонтер-медик җәлеп ителгән, алар арасында югары уку йортлары һәм медицина колледжлары студентлары да бар. Алар шәфкать туташларына һәм табибларга смотр кабинетларында, реанимацияләрдә, кабул итү-диагностика бүлекләрендә һәм кызыл зоналарда, шулай ук амбулатор дәвалауда булган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәләр, дарулар китерәләр, поликлиникалардагы вакцинация пунктларында эшлиләр.
Исегезгә төшерәбез, бер тәүлек эчендә Татарстанда 777 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. 1 нче февральгә Татарстанда 49 мең 642 зарарлану очрагы билгеле.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев