Логотип Идель
Яңалыклар

Республика көнендә Казан гармун көенә күмеләчәк

30 август – Республика көнендә Казанда “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале үтә. Быелгы үзенчәлеге шунда: ТАССРның йөз еллыгына багышлана. Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Казанда беррәттән “Түгәрәк уен” фестивале дә уза.

30 август – Республика көнендә Казанда “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале үтә. Быелгы үзенчәлеге шунда: ТАССРның йөз еллыгына багышлана. Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Казанда беррәттән “Түгәрәк уен” фестивале дә уза. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләнелде. Журналистлар белән очрашуга чараның режиссеры Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Халисә Исмәгыйлева, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Данис Шакиров килгән иде. 
“Уйнагыз, гармуннар!” фестивале 1985 елдан бирле уздырыла. Быел беренче мәртәбә катнашучылар Казан Кирмәне янында җыелып, Сөембикә манарасы, М. Җәлил һәйкәле яныннан узачак. Аннары Бауман урамы буйлап Камал театрына таба юл алачак. “Башка еллардан аермалы буларак, без быел Кремль астында җыелабыз, тезелешеп Сөембикә манарасы яныннан Муса Җәлил һәйкәле янына барачакбыз һәм шунда ярты сәгать Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбле эшләячәк. Бер рәттә ун кеше, барлыгы мең кеше Бауман урамыннан Г.Камал театры каршына үтәчәк, килгән вакытта һәр җирдә тукталып, уйнап, җырлап һәм биеп барачакбыз”, – диде Халисә ханым. Чарада 21 төбәктән килгән 38 төркем катнаша – барлыгы 500дән артык кеше. Араларында балалар да бар. Алар өчен ТР Мәдәният министрлыгы махсус гармуннар ясаткан. 
“Worldskills” дөнья чемпионатының дирекциясе белән киңәшләштек, “Уйнагыз, гармуннар”, “Түгәрәк уен” фестивальләре туристик маршрутка кертелгән һәм чит ил кунаклары өчен дә күрсәтеләчәк. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кремль, Бауман урамнары махсус алар өчен сайланган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев