Логотип Идель
Яңалыклар

РЕСПУБЛИКАДА АКЧАЛЫ ЭШ - НИНДИ ЭШ?

Белгечләр республикада иң югары һәм иң түбән хезмәт хакы алып эшләүчеләрне ачыклаган.

Белгечләр республикада иң югары һәм иң түбән хезмәт хакы алып эшләүчеләрне ачыклаган. Иң күп акчаны җитәкчеләр (уртача 58,8 мең сум) ала. Шулай ук “Төзелеш, күчемсез милек” (55,8 мең сум), “Чимал чыгару” (49,9 мең сум), “Автомобиль бизнесы” (49,8 мең сум) өлкәләрендә, эшчеләргә (46,3 мең сум) әйбәт түлиләр.

Ә инде иң түбән хезмәт хакы “Фән, мәгариф” өлкәсенә (уртача 35,4 мең сум) туры килә. “Дәүләт хезмәте” (36,3 мең сум) һәм “Административ персонал” категориясендәге хезмәткәрләргә бераз күбрәк түләнә.

Республика буенча уртача хезмәт хакы күләме – 42,7 мең сумга, Россия буенча – 49,3 мең сумга тигез.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев