-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Республикада демографик хәлне яхшырту буенча төрле гамәлләр башкарыла
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» мәгълүмат агетлыгында журналистлар белән очрашты. Матбугат конференциясе барышында министр «Татарстан Республикасында “Демография” һәм “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм” милли проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Республикада 2019 елда «Демография» милли проекты чараларын гамәлгә ашыруга өчен 4,6 млрд. сум тәгаенләнгән, шуның 2,1 млрд. сумы федераль бюджет акчалары исәбеннән. Ә 2020 елда исә 8,7 млрд. сум, шул исәптән федераль бюджеттан – 6,2 млрд. сум.
Министр Эльмира Зарипова белдергәнчә, 2020 елда «Демография» илкүләм проекты иң актуаль юнәлеше - өч яшькә кадәр бала карау буенча ялдагы хатын-кызларны, шулай ук эшләмәгән, мәшгульлек хезмәте үзәкләренә мөрәҗәгать иткән, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләгән ханымнарны яңадан укыту һәм квалификацияләрен күтәрү чараларын гамәлгә ашыру.
2020 елда Россиядә 40 мең хатын-кызны яңадан укыту планлаштырыла. Чараны гамәлгә ашыру өчен республикага 86,9 млн. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән: федераль бюджет – 70,4 млн.сум һәм 16,5 млн. сум – Татарстан Республикасы бюджеты.
2020-2021 елларда ел саен 1 518 хатын-кызны яңадан укыту планлаштырыла.
Республиканың мондый чараны оештыруда тәҗрибәсе бар. Шулай итеп, 2011-2019 елларда ТР бюджеты акчалары хисабына 10,1 мең хатын-кыз максатчан аудиториядә белем алган.
«Демография» милли проектының «өлкән буын» федераль проектының бурычлары -халыкның тормыш сыйфатын яхшырту һәм 2024 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр җиткерү.
Бүгенге көндә республика халкының 25,3 % ын эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәкләр (986,6 мең кеше), аларның 80% ы күп төрле хроник авырулардан интегә, уртача бер пациентның 4-5 хроник авыруы бар, -ди Эльмира Зарипова.
2018 елдан башлап Россиянең 6 төбәгендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү буенча пилот проект тормышка ашырыла. Әлеге чараның максаты - өйдә дә, стационарда да баланслы социаль хезмәт күрсәтү һәм медицина ярдәменә мохтаҗларга ярдәм итү, шулай ук аларның гаиләләренә булышу һәм аларны үз якыннарына мөстәкыйль рәвештә ярдәм күрсәтергә өйрәтү. 1 638 кеше озак вакыт карау белән тәэмин ителгән. 2020 елга план -2 543 кеше; 33 хезмәткә өйдә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге киңәйтелгән; “Тәрбия мәктәпләрендә” 234 кеше белем алган. 2020 елда бу эш дәвам итәчәк һәм тагын 100 кеше белем алачак. Шулай ук 2020 елда 45 комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тәрбия мәктәпләре» өчен җиһазлар сатып алу планлаштырыла. Татарстанның 6 районында (Әлмәт, Яшел Үзән, Зәй,Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Казан) “Сиделка”хезмәте кертелгән.
Матбугат очрашуында шулай ук, пенсия яшенә якынлашучыларны укыту, “Демография” һәм “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм” милли проектлары турында да бәян ителде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз