-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
Республикада коронавирустан 9нчы үлем теркәлде
Бүген Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы теркәлгән.
24 кешене хастаханәгә алып киткәннәр, 47 кеше җиңел формада авырганлыктан дәвалануны өендә уза.
Шулардан 1 очрак чит илдән кергән, калганнары якыннары белән контактка керүдән барлыкка килгән.
Республикада коронавирустан 9нчы үлем расланды.
11 майда Яшел Үзән районының 1950нче елгы кешесе авыр хәлдә район хастаханәсенә китерелә. 13 майда аны Казанга алып китәргә җыеналар. Ләкин авыруның хәле бик кыен була. Шул ук көнне ул фани дөньядан китә. Диагнозын патологанатом экспертизасыннан соң раслыйлар.
Барлыгы Татарстанда 2546 очрак теркәлгән. 1452 кеше терелеп чыккан.
Яңа авыраучыларның яше буенча карасак:
18 яшьтән 30га кадәр – 12 кеше,
30дан 50гә - 24,
50дән 60ка – 5,
60тан 70 яшькәчә - 21,
70тән 80 яшькә кадәр - 6,
80нән 90гача 3 кеше теркәлгән.
Географиясе буенча:
Казан – 45,
Яр Чаллы – 17,
Апас - 2,
Арча - 2,
Балтач - 1,
Биектау - 1,
Түбән Кама - 1,
Питрәч районында 1 кешедә коронавирус инфекциясе табылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз